Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучы булмыйлар, укытучы булып туалар

Укытучы һәм остаз елы узып китсә дә, әлеге һөнәр ияләренең бөеклеге бервакытта да югалмас.

Чөнки еллар узган саен укытучыга карата булган хөрмәт арта гына бара. Безнең Яшел Үзәндә шушы изге һөнәрне сайлаучыларга карата игътибар зур. Аеруча ветеран укытучыларны кадерли беләләр.

Шәһәребезнең 10нчы гимназия­сендә узган бик күркәм чарада катнашып кайтканнан соң, нәкъ менә шундый фикергә килдем. Бар гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган, иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта үз урынын табарга булышкан, мактауга лаеклы шәхес Фәрдания Әбделхалик кызы Вәлиуллинаның юбилее уңаеннан зур бәйрәм оештырылган иде.

Чын укытучы Фәрдания апа кебек була торгандыр ул. Коллегаларының, укучыларының әйткән теләкләрен һәм фикерләрен тыңлап, үземнең дә күзләрем яшьләнде. Яшьлекләрен искә алып, елый-елый сөйләүчеләр залдагы берәүне дә битараф калдырмады. Шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче педагогның тормыш юлын кызыксынып тыңладым. Укытучылар династиясендә тәрбияләнгән кыз, әлбәттә, башка юлдан китә алмый. Хезмәт юлы, 10нчы сыйныфны тәмамлап, Педагогика институтына читтән торып укырга кергәч башлана. Ул яшь булуына карамастан, Көнбатыш җирләреннән эвакуацияләнгәннәр өчен махсус ачылган 22нче балалар йортына тәрбияче булып эшкә урнаша. 40 ел педагогик эшчәнлегенең 20 елы шәһәребезнең 10нчы гимназиясе белән бәйле.

Безнең гимназиягә инде ул тәҗрибәле укытучы булып килә. Фәрдания ханым укучыларында йомшак тавышы белән география фәненә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, балаларның күнелләренә үзенең назын сала, аларны игелек­ле булырга өйрәтә, – дип сөйли бәйрәмне алып баручы һәм оештыручы, гимназиянең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова.

Ире Җәмил абый да физика укытучысы була һәм ике кызы да мәгариф, мәдәният юлын сайлый. Олы кызлары Илгизә 11нче мәктәптә физика укытты, шәһәр һәм республика мәгариф системасында эшләп, «Казанның 1000 еллыгы медале» белән бүләкләнгән һәм башка дәрәҗәле исемнәргә лаеклы шәхес. Илзирә кызлары да Яшел Үзән шәһәренең 7, 10нчы мәктәпләрендә театр электив курсы һәм татар теле дәресләре алып барды. Соңыннан язмышын икътисад өлкәсе белән бәйли.

10нчы гимназиягә тәҗрибәле педагог буларак килгән Фәрдания апага татар теле укытыла башлаганда, укытучылар җитмәү сәбәпле, әлеге фәнне тәкъдим итәләр. Ул бик теләп ризалаша һәм укучыларын татар теле, милләте белән горурланырга өйрәтә. Ә өендә Җәмил абый белән балаларын да үз халкының йолалары, тарихы белән кызыксынучы чып-чын татар кызлары итеп тәрбияли. Җәмил абыйны искә алу сүзләре аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләгән, ә иң мөһиме, укучыларының күңелендә якты эз калдырган хөрмәтле остаз Фәрдания Әбделхалик кызына сәламәтлек, тыныч тормыш һәм якыннарының җылысын тоеп, һәр көнгә шатланып яшәвен телибез. Лаеклы ялда булучы һәр укытучы менә шундый кадер-хөрмәткә лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев