Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучылар эшләрен ташламакчы

Россия педагогларының күбесе үз теләкләре белән эштән китәргә һәм эшчәнлекләрен үзгәртергә теләкләрен белдергән. HeadHunter компаниясенең тикшеренү хезмәте үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә.

Җыелган мәгълүмат буенча, мәктәп укытучыларының бары 39 проценты гына үзенең карьерасы һәм, гомумән, эшеннән тулысынча канәгать икән. Шунысы игътибарга лаек, бу күрсәткеч югары белем бирү звеносы укытучыларында зур, ул 53 процентны тәшкил итә. 
Педагоглар төп җитешсезлек дип хезмәт хакы дәрәҗәсен (52 процент), хисси яктан сүнеп баруны һәм киеренкелекне (39 процент) атый. Югары уку йортлары хезмәткәрләре арасында хезмәт хакларыннан канәгать булмаганнары аеруча күп, ул сан - 81 процент. 
Өстәвенә, сораштырылучыларның өчтән бере еш кына эштән соң тоткарланып эшләргә мәҗбүр булуларын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев