Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучылар өчен һөнәри этика кагыйдәләре әзерләнгән

РФ мәгьрифәт министрлыгында педагогларның һөнәри этикасы кодексына үзгәрешләр кертү өстендәге эшне төгәлләгәннәр.

Яңа документ нигезендә, укытучыларга интернет-ресурсларда һәм социаль челтәрләрдә балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүмат урнаштырырга рөхсәт ителми. Сүз порнография, үз-үзеңә кул салу очраклары, хәмер һәм наркотиклар куллануны пропагандалау, ямьсез сүзләр куллану һ. б. турында бара. 

Моннан тыш, министрлыкта педагоглардан укытучының намусына, абруена һәм хезмәтенә тап төшерә торган язмаларны социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә бастырудан катгый баш тартуны таләп иттеләр. 

Укытучыларның һөнәри этика нормалары турындагы нигезләмә инде төбәкләргә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев