Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучыга рәхмәт әйтә белгән халык – үлемсез!

Бакырчы авылы клубында тагын бер яңа китапны авылдашларга тәкъдим итү кичәсеннән соң инде бераз вакыт үтсә дә, укытучылар көне җитү уңаеннан бу язмамны яраткан газетабыз «Яшел Үзән»гә җибәрергә булдым әле.

Туган җир, туган авыл, туган йорт. Нигез җылысы...
Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызының гомер буе укытучы хезмәтенә тугрылыклы әти- әнисе – Хәмзә Зариф улы белән Роза Мәлик кызы Исмәгыйлевлар истәлегенә багышлап язган «Нигез җылысы» исемле китабы иде ул.
Зал тулы кеше бер тын булып, кичә барышын тыңлап утырды. Укытучы Энҗе Исмәгыйлева (аларның укучысы, кыз фамилиясе–Гыймадиева) бик матур итеп, җылы мохиттә алып барды шул кичәне! Ә укытучы Айгөл Төхфәтуллинаның (аларның укучысы, кыз фамилиясе–Исмәгыйлева) җырлавы бар кешене үзенә җәлеп итте. 
«...ташламагыз туган нигезләрне... дип моңланып җыр сузганда (балалардан кала), кемнең генә күз яше чыкмый калды икән?!
Иҗат бәйрәме изге сүз – дога белән башланып китте. Мөхтәрәм авылдашыбыз – имам-хатыйб Әнәс Закиров – (Хәмзә абыйларның укучысы) барлык авылдашлар исеменнән изге теләкләрен теләп, бүләк тапшырды. Һәр чыгыш ясаучы күңел хатирәләрен яңартып, Гөлназга эчкерсез теләкләр теләп, рәхмәтен җиткерде.
Аллы – гөлле чәчәкләргә, ихластан әйтелгән матур теләкләргә күмелгән Гөлназның күңеле беразга булса да тынычлык тапкандыр бу көнне, мөгаен. Шуңа кичә ахырында ул:
– Ничә еллардан бирле әти-
әниемә карата күңелемдә йөргән сагыну хисләре, аларга хөрмәт, әйтелмәгән сүзләр, эшләнмәгән эшләр – болар барысы да шушы истәлекләремне туплап бер җыентык итеп бастыру теләгенең чынга ашкан көне бүген. Бик теләп абыем белән бүген бөтен туганнарны, апа-абыйларны җыеп, коръән ашы үткәрдек. Иң олы эш – бөтен туганнар белән туган нигездә елаша-елаша очрашу ул. Менә шушы нигездә очрашкач, туганнарга өләшәсе килгән хезмәт иде бу. Ә сез аны күтәреп алдыгыз. Кеше өчен иң олы бәя – үз авылдашларының хөрмәте. Зур кеше, зур талант булырга мөмкин, әгәр сине туган нигезең, туганнарың ихтирам итмәсә, авылдашларың хөрмәтләмәсә, яшәүдә ни мәгънә?! Ә минем мәгънәм – сез! Рәхмәт сезгә. Әлеге хезмәтем әтием белән әниемә дога булып барса иде. Бүген аларның рухлары шатланып торадыр. Ничә еллар үтсә дә, сез аларны онытмыйсыз, без дә шуңа шатланып кайтып йөрибез, шуңа күрә нигезебез җылысы бар. Китабым да шуңа «Нигез җылысы» дип атала. Олы рәхмәтем сезгә!, – дип үзенең олы хисләрен белдерде.

Гөлнур Бакаева, 
ветеран укытучы, авыл китапханәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев