Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучы дигән горур исем

Бүген җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләре – Укытучылар көне.

Мәгариф учреждениеләрендә армый-талмый хезмәт куючы, һәркем күңеленә балачактан игелек орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче педагогларыбыз һөнәри бәйрәмен билгели.

Шушы матур көннәрдә мөгаллимнәребез 3нче гимназиянең актлар залына бәйрәм тантанасына җыелды. Аларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та котларга килгән иде.
– Үзем дә укытучы, мәктәп директоры булып эшләдем, әти-әнием, туганнарым да педагоглар. Авыр хезмәтегезне яхшы аңлыйм һәм хөрмәт итәм. Минемчә, иң мөһиме билге түгел, ә иң кирәге балаларыбызны киләчәккә ничек итеп тәрбияләп чыгаруыбыз. Без дә хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Аннан мәктәпләргә ир-ат педагогларны кайтару өстендә ныклап эшләргә кирәк. Бәйрәм белән котлап, түземлек телим, – дип теләкләрен җиткерде депутат.
Шушы гимназиядә 11 ел баласын укыткан әти буларак район башлыгының да әйтер сүзе бар иде.

Тулы язма газетаның җомга санында (№72).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X