Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укырга беркайчан да соң түгел

Университетта белем алырга яшь чикләүләре куелмаган. Менә ничә ел инде «Өченче яшь университеты» хәйриячелек проекты уку аудиторияләренә актив пенсионерларны җыя.

Минем шушы университетта укыганнарым белән уртаклашасым килә.

Мин үземә «Татарстанның мәдәнияте һәм сәнгате тарихы» программасын сайладым. Дәресләр Казан инновацион университетының Яшел Үзән филиалында (ИЭУП) уза. «Өченче яшь университеты» бүлекчәсенең җитәкчесе – Наталья Озерова, укытучысы – Елена Борисова. Алар биредә уку процессы иң югары дәрәҗәдә барсын өчен барысын да эшли. Укулар, нигездә, сораштыру, тәкъдир итү, видео фильм (видеодәрес) һәм тыңлаучылар белән актив диалог формасында бара.
Без башта бу программаны шуның кадәр кызык була алыр дип, башыбызга да китерә алмаган идек. Татарлар – Россиянең Европа өлешендәге үзәк өлкәләрдә яшәүче төрки халык.

Традиция буенча, аларны 3 тармакка бүләләр: Идел буе, Себер, Әстерхан татарлары. Уку барышында без халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, бәйрәмнәре, күренекле шәхесләре белән танышу бәхетенә ирештек. Күп нәрсәгә дөньяви карашыбыз үзгәрде, белемебез артты. Әгәр без өйрәнгәннәрне санап китсәң, алар бихисап күп, шуңа күрә, кайберләре турында гына әйтеп китәм.

Яшел Үзәндә «Сәнгать төне» галереясендә булу хәтергә бик сеңеп калды. Композитор, Казан консерваториясе профессоры, Россия композиторлары берлеге премиясе лауреаты Шамил Шәрифуллинның кызы Гүзәл әтисе турында сөйләде. Ул 26 яшендә «Мөнәҗәт. Мөслеманча башкару» хоры һәм капелла концертын язган. Шул сәбәпле ул милли хор музыкасы классигы булып танылган.

Шулай ук, «Татарстан музее, Каюм Насыйри музей-йорты» видеодәресен карап та, үзебез өчен күп ачыш ясадык. Бөек мәгърифәтченең туган авылы Кече Шырданда 2017 елда мәчет торгызылган. 800 еллык тарихы булган бу авыл экскурсияләр маршрутына кертелгән.
Татарстан рәссамнарыннан Рәшит Сафиуллин, Фәрит Вәлиуллин, Евгений Уткин, Харис Якупов, Бакый Урманче кебекләрнең иҗаты, биографиясе бездә бик нык кызысыну уятты. Хәзер мин аларның рәсемнәренә дә икенче күзлектән карый башладым. Уку барышында, әлбәттә, без Татарстанның күренекле сәнгать осталары, татар фольк лоры, шамаильләре, халык әкиятләре тарихын да өйрәндек. Әйтик, татар халык әкиятләре башка халыклар әкиятләренә нигезләнгән.

Якташыбыз, укытучы, астроном, язучы, рәссам Игорь Протопопов кебек легендар кеше турында да якыннан белдек. Аның турында безгә ЯҮМР ветераннар советы әгъзасы Тамара Михедова сөйләде. Нинди шәхес булган ул!

Пенсия фондының юрист-консультанты Ирина Крестинева, Казаннан табиб-нев ропатолог Армина Гаспарян һәм башкалар безгә файдалы киңәшләр дә бирде.
Безнең хәзер белем дәрәҗәсе дә, үз-үзебегә бәя дә артты. Шул ук вакытта, ничә яшьтә булуыбыз да онытылды. Без хәзер якыннарыбызга, танышларыбызга файдалы киңәшләр бирә алабыз. Кыскасы, безгә хәзер картаерга да, авырырга да вакыт юк.

Ринат Шәрипов,
«Өченче яшь университеты» студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев