Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укыгыз гына!

«Яшел Үзән» газетасын укучы кадерле дусларыбыз!

Подписканың тагын бер чоры узып китеп, 2020нең икенче яртыеллыгына аяк бастык. Сезнең, әлбәттә, алай түгелдер ул, ә без – журналистлар, елны нәкъ менә шул беренче һәм икенче яртыеллыкка бүлеп яшәргә өйрәнгән.

Узган чор үзенең шатлык-борчулары белән тарихта калды. Кемгә ничектер, газетабыз өчен ул истә калырлык булып узды. Конкурсларда журналистларыбыз җиңүләр яулады, газета үзе дә төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булды. Районда да, ТАТМЕДИАда да җитәкчеләребез алышынды. Күбрәк социаль челтәрләрдә, сайтыбызда эшли башладык. Заман үзгәрә, безгә дә бер урында таптану килешмәстер инде – үзгәрәбез. Көн булсынмы, төнме – сезгә районыбызда, республикабызда һәм, гомумән, илдә булган үзгәрешләрне, яңалыкларны җиткерергә тырышабыз. Һәм, йөзек кашы булган «Яшел Үзән»ебез дә, шөкер, исән. Маркетологлар, газеталар үлә, дип куркытып тора, әмма сезнең кебек тугры, райо ныбызны, телебезне сөйгән укучыларыбыз булганда, яшибез әле. Иң мөһиме – киләчәктә дә бергә булырбыз, дигән тулы ышаныч бар.

Рәхмәт сезгә!!! Чын күңелемнән рәхмәт! Хыянәт итмәдегез, ташламадыгыз, бу пандемия вакытында бик кыен булса да – язылдыгыз. Без инде журналистлар һәм барлык редакция хезмәткәрләре белән сезгә шул яртыеллыкта тиребезне түгеп, хезмәт итәчәкбез. Безне сайлаган, димәк, безгә ышаныч белдергән укучыларыбызны киләчәктә дә кызык лы язмалар белән сөендерергә тырышырбыз.

Ел дәвамында журналистларыбыз районы бызның күп кенә авылларына барып, җәмгыя тебезнең нигезе булган, хөрмәткә лаек күп гаиләләр белән танышты. Аларның иң-иңнәре турында язмалар газета битләрендә урын алды, сез дә алар белән танышып бардыгыз. Сүз уңаеннан, хөрмәтле укучыларыбыз, сезне нинди темалар кызыксындыра, ниләр хакында белергә телисез, безгә хатлар язып җибәрегез, шалтыратыгыз, чакырыгыз – чакырган җиргә, һичшиксез, барырга тырышырбыз! Үзегез дә языгыз – язмаларыгыз газетабызның аерым бер бизәге.

Форсаттан файдаланып, газетаны яздыруда күп булышлык күрсәткән дусларыбызга – район җитәкчелегенә, җирлек башлыкларына, мәгариф бүлегенә, депутатларга, предприятиеләр җитәкчелегенә, эшмәкәрләргә олуг рәхмәтемне белдерәм. Барлык кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын.
Дуслар, әгәр инде, ниндидер сәбәпләр аркасында «Яшел Үзән»гә язылмый калучылар булса, исегезгә төшерәм: 15енә кадәр язылсагыз, ул киләсе айдан килә башлар.

Сезне яратып, хөрмәт итеп,
Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев