Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучыларыбыз иҗаты

Телебез, бәлки, латин теле кебек...

Телебез, бәлки, латин теле кебек...
Телебез, бәлки, латин теле кебек
Төшеп калыр җанлы тормыштан.
Ул сакланыр ләкин китапларда,
Интернетта, кабер ташында.

Эфирлардан әле  мәшһүр телнең
Хәзинәдән калган байлыгы
Бер тарихи моңсу ретро булып,
Тетрәндерер илнең бар ягын.

Бөек урыс теле белән бергә
Безнең мәшһүр татар теле дә,
Эфир аша кереп яңгырый алыр
Барлык  йортларның да түрендә.

Тыңлыйлармы, юкмы – әмма ләкин
Дәүләт рөхсәт иткән күләмдә
Ул яңгырар бөтен сафлыгында
Иң югары камил кимәлдә.

Латин теле барлык даруларга
Исем кушар өчен яраса,
Кулланыштан төшкән татар теле
Дөнья буйлап йөрер җан сорап,
Сак-Сок  булып йөрер аптырап.

Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле
04.06.2016

***

Мулла Иленә
Мулла Иле – муллык җире,
Бабайларыбызның нигезе.
Бөдрә таллар, сайрар кошлар,
Мул сулы күлләр иле.

Мулла Иле, тирә-ягың
Урман, болынлык, күлләр.
Зөя суың көчен бирә
Тудырып матур җирләр.

Әйләнеп чыктым урамың,
Күл буйларын иңләдем.
Бөдрә таллы күл буеннан
Яшьлегемне эзләдем.

Туган авылым, урамыңа
Сиптем йөрәк моңнарым.
Тибрәндерә йөрәк кылын
Авылым, сайрар кошларың.

Азан әйтеп үзенә чакыра
Мәчетең урамыңда.
Очрашырга, күрешергә
Насыйп булсын тагын да.

Мулла Илем – муллык җире,
Саекмасын күлләрең.
Сөендереп күңелләрне
Иссен талың, гөлләрең,
Якты булсын көннәрең!.


Рәмзия Зәйнуллина-Саттарова.
Мулла Иле – Яшел Үзән

***

Югалып калмаган
«Школа»га  бирде әнисе
«Татар-мәктәп» булса да.
Илья дип йөрделәр аны,
Исеме Ильяс булса да...

«Папа-мама»сы янында
Шәһәрдә үсте Ильяс.
Өйдә урысча сөйлиләр,
Татарча сүзләр бик аз...

Әти-әнисе татар бит,
Гаепле һаман бала.
«Татар теле»ннән Ильясчик
Начар билгеләр ала.

Җәйге каникулда Ильяс
Авылда – әби янында.
Иртән торып көтү  куды,
Ашатты  малларын да.

Әбисе оныгы белән
Гел татарча сөйләште.
Иркәләп, онык Ильяска
«Бәбкәм», дип эндәште...

Каз, тавык, сарыклар белән
Безнең Ильяс танышты.
Ишек алдындагы Актүш
Белән дә ул дуслашты...

Җәй ахырында «папа-мама»
«Лада» белән кайттылар.
Ильясның «татарски»ны
Белүен сораштылар.

«Сыерчык»ның татарчасын
Я әле, әйтеп кара.
«Корова, выходи!» – диеп
Җавап бирде шук бала...

Нияз Бишбалта.
Казан

***

Авыр сүзләр әйтмик күзләргә
«Күзләреңдә – минем күзләр,
Йөрәгеңдә кем икән?

(җырдан).
Әй сез, күзләр!
Шаян күзләр, серле күзләр.
Күпләр сезгә сорау куеп, җавап эзләр.
Дөрес җавап табып сорауларга
Әзер булыйк һәрбер сынауга.

Күп сораулар куя күзләр:
Яхшылыкны, яманны,
Күзгә карап сорау тусын:
«Дөрес юлдан бараммы?»

Хәзер генә елмайган күз
Салкын күзгә әйләнә.
Көнләшү өстенлек алса,
Хәтта телләр бәйләнә.

Читләп узмый усаллык та
Бозу өчен күзләрне.
Сәбәпләре чыгып тора,
Калдыручы эзләрне.

Ләкин күзләр шаянлыкны
Югалтмыйлар беркайчан.
Ягымлылык җиңеп чыга
Онытылып  елмайсаң.

Әни күзләренә берни җитми:
Сөйкемле дә алар, якын да.
Янган утка керер бала яклап,
Җырлар җырлыйк ана хакында.

Онытмыйк без әле ул күзләрне,
Ягымлы да алар, сораулы.
Карый кебек миңа сорау белән:
«Ничек уздың, улым, сынауны?»
Әйтеп булсын аңа, ул күзләргә:
«Сынауларны уздым бирешми,
Тыныч  йокла, әнием, тап төшмәде,
Борчылулар сиңа килешми».

Күз яшьләре чыксын бары сөенечтән,
Сүнмәсеннәр анда яктылык.
Якын күзләр маяк булып калсын,
Гомерлеккә истә калырлык.
Авыр сүзләр әйтмик күзләргә,
Лаек алар матур сүзләргә!

Роберт Тимершин.
Норлат

***

Яшьлегемә сәяхәт
Ачуланмагыз, якташлар,
Бу очрашуны мин башлыйм.
Алдагы барлык сүзләрне
Мин үткәнгә багышлыйм.

Бу очрашуны хыялланып,
Ничә дистә ел үтте.
Бу дөнья мәшәкатьләре
Барыбызны өркетте.

Исләрегез китмәсен
Бу картайган икән дип.
Бер-беребезне күрмәгәнгә
Бик күп еллар үткән бит.

Миңа шигъри хисләр килсә,
Син исемдә, Тукаем.
Сагынган вакытта кайтырга
Бар бит әле Тутаем.

Әллә кайдан күренеп тора
Тутаемның утлары.
Көтә торгач килеп җитте
Очрашу минутлары.

Сәндерәле мич башлары
Мине бик сагындыра.
Шул вакытлар искә төшкәч,
Авылга талпындыра.

Сара апа Садыйкова
Юкка гына кайтмады.
Күл буенда, тал төбендә
Күпме шигырь ятлады.

Казаннарда Сара апа
Шигырьне көйгә салды.
Бөтен Татарстан халкы
Ул  көйләргә таң калды.

Сара апа бик яратты
Безнең Тутаебызны.
Нәкъ без яраткан шикелле
Бөек Тукаебызны.

Кичләрен ул әти белән
Гармун сыздыра иде.
Без, кечкенә балаларга
Диңгез тубыктан иде.

Люция  Зиннәтуллина.
Яшел Үзән

***

Аналар  дөресен әйтә
Икәү тора алар басып,
Берсе китереп «сылады».
Тегесе мескен нишләсен,
Үкси-үкси елады.

Нигә соң шулай «сылады»?
Нәрсәгә ул елады?
Елаганын күргәч аның
Минем күңелем сыкрады.

Бардым мин аның янына,
Мин бит аны орыштым.
Иптәшен инде, әлбәттә,
Юатырга тырыштым.

Ни өчен «сыладың» диеп,
Мин сорарга керештем.
Аннан инде барсын да
Мин бит инде белештем.

Әнисен ул тыңламаган,
Каршы әйткән ул аңа.
Иптәшенең чыккан ачуы,
«Сылаган» бит ул шуңа.

Ана сүзен һәрчак тыңлыйк,
Каршы әйтмик анага.
Ана бит әйтә дөресен,
Үгет бирә балага!

***

Ана куенында
Әниемнең җылы кочагында
Иркәләнеп үстем яшь чакта.
Искә алып йөрим шуны,
Рәхәт иде диеп  шул чакта!

Үскән чакта ана куенында
Уйламыйсың тормыш  турында.
Тоясың бит тормыш  авырлыгын,
Балаң булгач кына  кулыңда.

Бала булу  үзе  бик зур бәхет!
Ана булу да бит зур бәхет!
Ычкындырмый кулдан шул бәхетне,
Тоеп яшик һәрчак рәхәтне!

Кадрия Гафиятуллина.
Олы Ачасыр – Мулла Иле

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев