Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уку йортында яңа җитәкче

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Яшел Үзән медицина училищесы» директоры вазифасына медицина фәннәре кандидаты, ТР атказанган табибы Рашат Латыйпов билгеләнде.

Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рашат Вәгыйз улы Латыйпов 1964 елның 30 апрелендә Буа районының Сарсаз авылында туган. 1987 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, 1988 елда «Оториноларингология» белгечлеге буенча Куйбышев медицина университетының интернатурасын, 1997 елда Казан дәүләт медицина академиясе аспирантурасын тәмамлаган.
Табиб-оториноларинголог 2000–2004 елларда Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең баш табибы булып эшли. 2014 елдан хәзерге вакытка кадәр – КДМУ оториноларингология кафедрасы доценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск медицина врач-оториноларинголог новый директор оториноларингология университет медицины