Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Украина армиясе әсирләрен Россия ягыннан махсус операциягә кертергә мөмкиннәр

Үз гаепләрен таныган элеккеге хәрбиләр Украинадагы махсус операциядә катнаша ала.

Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Юрий Швыткинга сылтама белән «Лента.ру» сайты яза. Депутат фикеренчә, элекке хәрбиләр ант кабул итәр алдыннан махсус тикшерү уза, шуңа күрә аларның Украина ягына күчү куркынычы аз, дип хәбәр итә «Московский комсомолец» басмасы.

«Мин мондый тәкъдимне хуплыйм. Гаепләрен таныган хәрби әсирләрнең Россия Кораллы көчләре ягында булуы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы дөрес. Моны дөрес дип саныйм», – дигән депутат.

Аның сүзләренчә, Украина армиясенең элеккеге хәрбиләренең каршы якка да күчү куркынычы бар, һәм моны тулысынча инкарь итеп булмый.

Бүген Богдан Хмельницкий исемендәге батальондагы украиннарның Украина Кораллы көчләренә каршы беренче бәрелешкә керүе турында да билгеле булды.

Тулырак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев