Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Уяныгыз инде». Ике яшүсмер янгында һәлак булган, өчесен 16 яшьлек кыз коткарган

Төнге өчләр тирәсендә шәхси йортта янгын чыга. Биредә 15-16 яшьлек 6 бала була.

Уралның Бокситы бистәсендә 22 сентябрьдә төнге өчләр тирәсендә шәхси йортта янгын чыга. Биредә 15-16 яшьлек 6 бала була.

Алар барысы да Североуральск шәһәреннән дачага ял итәргә килгән. Төнге беренче яртыларда йокларга ятканнар. 2,5 сәг узгач, 16 яшьлек Марат (үсмерләрнең исемнәре үзгәртелә) сәер тавыш ишетә. Бу вакытта мунча түбәсендә шифер яна. Ул башкаларны уята: «Уяныгыз, янгын!» – ди.

«Анда ике Илья – 15 һәм 16 яшьлек адашлар – өйдән ишегалдына агач түбә астына чыгып йөгерәләр, аларны башка күрүче булмый», – ди сайтның үз чыганагы.

Өйдә Егор, Марат, Михаил һәм Алена кала. Алена тәрәзәләрнең берсен ача, һәм алар дүртесе дә бакчага чыга. Бу вакытта өй эчен ялкын баскан була.

«Алена 112 номерына шалтырата. Аннары Ильяның номерын җыя. Ләкин ул җавап бирми, берничә минуттан аңа икенче Илья шалтырата. Ул башкалар кайда булуын сорый һәм хәзер киләчәген әйтә. Ләкин ул чыга алмый», – ди сайт чыганагы.

Янгын мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итә. Утны 12 коткаручы сүндерә. Алар 2 малайның янган мәетен таба. Балалар өйдән чыккач, агач түбә ишелә, һәм алар шуның астында һәлак була.

Якынча белешмә буенча, янгын мунчада электр үткәргеченнән чыккан, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев