Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уфалла арбасын күп тарттык

Көзге муллык, көзге сихри мизгелдә Күгеш авылында Сафиулла һәм Фатыйма гаиләсендә 1937 елның 29 октябрендә дөньяга аваз салганмын. Миңа Рәфига дип исем кушканнар.

Әниебез Фатыйма колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Әтиебез Сафиулланың ике күзе дә дөм сукыр иде. Әтиебез авыру булганга, бөтен тормыш авырлыгы әниебез җилкәсенә төшә. Шулай тормыш үз көенә барганда, бөтен илне тетрәндереп,  сугыш башлана.
Сугыш.... Аның ачы җилләре, хәсрәте һәрбер өйнең тәрәзәсен шакыды. Сугыш башланганда миңа  дүрт яшь иде. Сугыштан соң да тормыш бик авыр булды. Ач-ялангач идек. Яз җитү белән чабатадан суга батып, колхоз кырына өшегән(липушка) бәрәңге җыярга бара идек. Өшегән бәрәңге тапсак, бик сөенә идек. Липушка турында такмак та бар иде әле.
Липушкадан  хат килгән,
Язга тишеләм дигән.
Алла боерса, исән булсам,
Ачтан үтермәм, дигән.
Липушканы алып кайткач, әниебез пешереп бирә иде. Әниебез безне ач-ялангач итмәс өчен сөлге җәймәләр тукып, аларны онга алыштырып кайта иде. Үзебез, язга чыккач, мачы-печи, балтырган, әнеч, какы белән туклана идек. Бәрәңге утыртыр вакыт җиткәч, күрше апалары белән бергәләп суканы үзебез тартып бәрәңге утырта идек. Ә инде бәрәңге сабаклары үсә башлагач, ашка шул бәрәңге яфрагын һәм аз гына он салып әниебез аш пешерә иде. Ачлыгы белән ялангачлыгы да бергә йөрде шул ул елларда. Аякта – шакмак­лы чабата, өстә – ертык бишмәт. Шулай ачлы-туклы җиде класс белем алдык.
Көз җиткәч, әниләр уракка барганда, мин дә ияреп, мичкә ягар өчен әрем җыеп көлтә бәйли идек. Аларны киптереп, мичкә ягарга әзерли идек. Үлән дә җыйдык. Уфалла арбасы ул елларда безнең куллардан төшмәде, безне ачлыктан коткарды.
Мәктәпне тәмамлагач, яшелчә бригадасында эшли башладык. Черегән тирес һәм торфны изеп чүлмәк ясый идек. Ә яз җиткәч  шул чүлмәкләргә кәбестә, помидор чәчә идек. Ә инде аларга суны көянтә-чиләк белән Әрә елгасыннан ташыдык.
Соңрак бер хезмәт көненә 10 тиен акча бирә башладылар. И сөендек инде. Бераз ипи ашый башладык.

Рәфига Заһидуллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X