Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уеннар башка

Соңгы арадагы вакыйгалар тәмам, әбиләр әйтмешли, «кәльядан чыгарды»...

Килешәсездер, сөйләшүләр дә гел шул 175нче гимназия, балалар, әти-әниләр тирәсендә генә. Сүз башы «Аллаһ сакласын!» дип башлана да, сүз ахыры «Аллаһ кына сакласын!» дип тәмамлана...

Хәбәрләрнең дә ниндиләре генә юк! Ватсап төркемнәре, социаль челтәрләр аудио, видео белән шыплап тулды. Журналистлар, төрле матбугат чаралары берсеннән-берсе арттырып хәбәрләр бирә, блогерлар да алардан калышмас ка тырыша. Шәхси аккаунтларын рек ламалау, язылучылар санын арттыру өчен ни генә кыланмыйлар кайвакыт: кан эчендә ятучы балаларны, сүгенеп-акырып ятучы җинаятьчене элеп куюдан да тарсынмыйлар...

Видео-аудиолар, язмалар астындагы комментарийлардан да чәчләр үрә торырлык. «Балаларның урыннары җәннәттә булсын!» дигән комментарийлардан тыш, җинаятьче һәм аның әти-әнисе адресына яуган ләгънәт сүзләренең ниндиләре генә юк! «Турак лап, өзгәләп атарга, тереләй яндырырга» һәм башкалар...
Укыйм-укыйм да, вафат булган бала ларның әти-әниләрен кызганам. Укыйм-укыйм да, теге егетнең әти-әнисен жәллим... Чынлап әйтәм. Сүкмәгез дә, «юләрдер сез» дип, черек помидорлар да атмагыз, яме.

Килешәсездер, беребез дә балалар ны «имансыз, кансыз бул!» дип үстермибез. Мин моны ике зур бала әнисе, 25 ел мәгариф системасында балалар, студентлар белән эшләүче кеше буларак әйтәм...

Күпләр гимназиядә, колледжда укыганда әлеге егетнең тыныч, акыллы, тәртипле, башкалардан берни белән дә аерылып тормаган егет икәнлеген ассызыклый. Менә шундый инсафлы, җайлы егетләр, кызлар аз гына вакыт аралыгында 180 градуска үзгәрә дә куя... Агрессив, кансыз, җансыз шәүләләргә әйләнәләр. Аларның холкы, үз-үзен тотышы сәерләнә, үзләренә йомылалар, аралашмыйлар, бик еш кая дыр чыгып югалалар...

Шундый аз вакыт аралыгында кеше ничек үзгәрә соң? Сәбәпләре нидә? Әйдәгез, бергәләп мөмкин кадәр әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп карыйк...
Игътибар итәсездер, хәзер һәр кешенең өендә компьютер, ноутбук, төрле кушымталар (приложение) урнаштырылган телефоннар җитәрлек. Балалар иртәдән кичкә кадәр компьютер артында яки телефонга баккан. Кызыксынып балаларыгызның телефонына кереп карарга, шул компьютер уеннарына күз салырга тәкъдим итәм. Иң таралган Counter-Strike уенын гына күрегез сез! Аны һәр икенче бала уйный!

Контр-стайк (Counter-Strike) Microsoft Windows өчен америка компаниясе Valve тарафыннан чыгарылган иң популяр уен. Әлеге уенда катнашучы балалар виртуаль акчага корал «сатып ала», шул корал белән кеше үтерергә китә. Ата, дошманы үлә, каннары чәчрәп кала, ә ул берни булмагандай, тагын алга чаба, үтерә, кыра... Чөнки уен оештыручысы тарафыннан шундый бирем – задание алган ул. Бу биремне тиз арада үтәргә, тырышырга кирәк! Мәктәптәге биремнәр, өй эшләре кырылып китсен шунда! Монысы кызык, монысы шәп!

2000 елда чыккан әлеге уенны балалар, егетләр рәхәтләнеп уйный, бу уенга кайвакыт аларның әтиләре дә кушыла... Билгеле инде, бу вакытта әниләре тыныч кына аш бүлмәсендә ашарга пешерә, сеңелләре курчак белән уйнап утыра...

Инде «Зәңгәр кит» (Синий кит) уенына да тукталыйк. Синий китның «Тихий дом», «Разбуди меня в 4:20», «Море китов» һәм башка исемнәре дә бар. Әлеге уенны күбесенчә балалар, яшүсмерләр уйный. Монда да бирем-заданияләрнең ниндиләре генә юк! Балаларга биек йортларның түбәсенә менеп сикерергә, кызыл светофорда машина юлына чыгарга, ыжгырып килгән поезд алдыннан үтәргә һәм тагын әллә нинди «установкалар» бирелә. Тыңламасаң, уенның оештыручысы (куратор) сине, синең гаиләңне җәзаларга мөмкин. Шуңа күрә дә бала биремнәрне тиешенчә үтәргә тырыша... 2016 елларда барлыкка килгән әлеге уенның финалы үз-үзеңне үтерү белән тәмамланырга тиеш. Ә бу вакытта балаларның әти-әниләре эштә бетмәс-төкәнмәс кәгазьләргә күмелеп отчет-планнар язып утыра...

Хөрмәтле әти-әниләр, ни кызганыч, мондый мисалларны күп китерергә, мондый уеннарны шактый санап китәргә була... Без урамда, саф һавада «җир алышлы», «өйле», «унлы-тугызлы», «әбәкле» уеннары уйнап хушлансак, хәзерге заман балаларына шундыйрак уеннар тәкъдим итәләр... Ни кызганыч, дөнья, тормыш шундыйга әйләнде. Әти-әни иртәдән кичкә кадәр эштә.

Балаларны тәрбияләргә, рәхәт ләнеп аралашырга, контрольдә тотарга әти-әнинең вакыты юк. Балаларны компьютер уеннары, телевидение, урам тәрбияли... Ә андагы тәрбия методлары һәм формалары әби-бабай, әти-әни тәрбиясеннән шактый аерылып тора ...

Кадерле әти-әниләр, инде эштән өйгә арып кайткан булсак та, балаларыбызны кочып, мәктәп хәлләрен белешик, көнне ничек, кемнәр белән үткәрүен сорашыйк. Ял көннәрендә булса да, вакытны балалар белән уздырырга тырышыйк. Гаилә белән табигатькә чыгыйк...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина). Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев