Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уенчыклар үзебездә җитештерелә

Район башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзәннең уенчык лар җитештерүче «Эра» предприятиесендә булды.

«Эра» полимерларны эшкәртү заводы Мирный микрорайонында урнашкан, биредә балалар өчен ике йөзләп төрдәге уен һәм уенчыклар җитештерелә, сыйфаты буенча базарда тәкъдим ителгән дөнья аналог ларыннан калышмый.

 

– Предприятие продукциясенә ихтыяҗ зур, биредә безнең кешеләр эшли, федераль челтәрләр, маркетплейсларда актив эш алып барыла. Конкуренция шартларында җитештерү куәтләрен саклап калу гына түгел, ә үстерү дә мөһим. Потенциал бар, – дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев визит барышында.

 

Заводның генераль директоры Марат Сәгъдиев белән берлектә җитештерүнең проблемалы нокталары, киләчәк үсеш перс пективалары турында фикер алыштылар, шулай ук предприятие коллективы белән аралаштылар. Уен һәм уенчыклардан тыш, «Эра»да пластмасса эшләнмәләре, шулай ук җиһаз комплектлау әйберләре җитештерелә. Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X