Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уенчык сайлау уен эш түгел

Һәр ата-ана баласының сәламәт һәм шат булуын тели. Кием-салым сайлаганда аның бөтен таләпләргә туры килүен, табигый тукымалардан тегелгән булуын тикшереп алырга тырыша.

Әмма кием-салымнан, аяк киемнәреннән һәм азык-төлектән тыш, уенчыкларның да бала өчен куркынычсыз булуы бик мөһим. Шулай да, балалар уенчыкларына карата нинди таләпләр куела соң? Берничә сорауга «ТР Санитария һәм гигиена үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы табибы Надежда Костюк җавап бирә. 

–Балалар һәм яшүсмерләр өчен каралган уенчыклар таможня берлегенең техник рег ламентына туры китереп ясалырга һәм сатуга махсус маркировка астында чыгарылырга тиеш. Маркировканың дөрес, төгәл, җиңел укыла торган, карау һәм идентификация ләү өчен уңайлы булуы шарт. Әйтик, уенчыкның исеме, җитештерүчесе, товар билгесе, баланың яше, җитештерү датасы, хезмәт итү вакыты һәм башкалар күрсәтелә.
Өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган уенчыкның составында мех, фарфор һәм пыяла элементлар, кәгазь һәм картон, резина кебекләр, исле һәм очлы, тын юлларына эләгә алырлык детальләр булмаска тиеш. 
Баланың авызына алырдай уенчыкларның өслеге буялмаган булуы шарт һәм бизәк төшерү рөхсәт ителми. Светодиодлар кулланып ясалган уенчык лар баланың күз органнарына тискәре йогынты ясарга, зарарлы нурланыш тудырырга тиеш түгел. Уенчыкларда бөтен типтагы лазер нурланышы системаларын куллану тыела. Электр уенчыгында, шулай ук, аның һәр өлешендә дә номиналь көчәнеш 24 вольттан артмаска тиеш.

– Әгәр дә сыйфатсыз уенчык сатылса, кулланучыга нишләргә?
– Кулланучылар хокукын яклау буенча законның 18нче маддәсенең 1нче пункты нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, аны шул ук маркалы товарга алыштырырга, кире кайтарырга һәм түләнгән бәясен таләп итәргә яисә җитешсезлекләрне төзәтүне таләп итәргә хокуклы. Мондый очракларда шикаять язарга һәм анда товарны кире кайтару сәбәпләрен күрсәтергә кирәк. Әгәр дә сатучы баш тарта икән, судка мөрәҗәгать итәргә була. Иск бәясе 1 000 000 сумнан артмаса, гражданин дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев