Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Участоклар буш тормады

26 майда барлык муниципаль районнарда «Бердәм Россия» партиясенең ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү уздырылды.

Бу көнне Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә 15 сайлау участогы эшләде һәм сайлау хокукына ия булган һәркем үз тавышын бирә алды.

 «Бердәм Россия» – үзенең эшчәнлеген ачыграк һәм аңлаешлырак итү өчен праймеризлар уздыручы бердәнбер партия. Кандидатларны халык белән аралаштырып, дөрес сайлау мөмкинлеге бирә. Сайлаучылар бер, ике һәм аннан да күбрәк кандидатка тавыш бирә алды. Аның нәтиҗәсе буенча һәммәсенең рейтингы төзеләчәк һәм Дәүләт Советына кандидатлар исемлеге җибәреләчәк.
«Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Завилейская эш вазифасы буенча шәһәребезнең берничә сайлау участогында булды һәм инде гражданлык бурычын да үтәде. 
– Мин барган 16.028.02 номерлы участокта халыкның күп булуына гаҗәпләндем дә әле. сайлаучыларның активлыгы һәм Дәүләт Советында безнең мәнфәгатьләрне якларлык депутатлар сайлауга үз өлешләрен кертүләре, битараф булмаулары шатландыра, – ди ул. 
Инде узган праймериз нәтиҗәләренә күз салсак, ул түбәндәгечә:
101 кандидаттан торган исемлектә алдан тавыш бирү буенча Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин 33нче урында. Бер мандатлы Сәйдәш округы буенча Александр Тыгинның 6256 тавыш, ә Рүзилә Тимергалиеваның  («Березка» компанияләр төркеме» генераль директоры) 5762 тавыш. Яшел Үзән шәһәре һәм районында праймеризда барлыгы 18 мең сайлаучы катнашкан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев