Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Участковый психолог та ул, педагог һәм хокук сакчысы да

17 ноябрьдә эчке эшләр органнарының участок уполномоченныйлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза.

Участковыйларны полициянең халыкка якын торган иң «ачык» вәкилләре дип юкка гына әйтмиләр. Чынлыкта да, алар һава торышының нинди булуына карамастан, тәү лекнең теләсә-кайсы вакытында җә мәгать тәртибе сагында торучы лар. Үзләренә ышанып тапшырылган участокта гражданнарның иминлеген саклыйлар, закон бозуларга юл куймыйлар. Нинди проблема килеп туса да, кешеләр гадәттә, иң беренче, чиратта участковыйга килә.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан, без Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең Әйшә авыл җирлегендәге участок уполномоченные, полиция майоры Рәмис Җамалетдинов белән аралаштык.

Рәмис бу хезмәтендә 11 ел эшләү дәверендә әле бер тапкыр да үз адресына кисәтү-шелтә алмаган участковыйларның берсе. Катлаулы участокта булуына карамастан, үз бурычын зур канәгатьләнү белән башкара. Четерекле проблемаларны хәл итү юлларын эзләп таба.

– Мин 9 ел Мирный микрора йонында участковый булдым, – дип сөйли ул. – Әйшәдәге коллегам лаеклы ялга китүгә, сиңа ыша набыз, эшли алачаксың, дип мине билгеләделәр. Әйе, монда шәһәрдәгеләрнеке белән чагыштырганда, менталитет башка төрле, авылдагыча. Яшәүчеләр вак-төяк бәхәсләрне, гаилә мөнә сәбәтләрен өеннән чыгармас ка өй рәнгән, тәртиплерәк, яшәү, рә веш ләре башкача. Бердәнбер, бакчачылык җәмгыятьләренә бәйле сораулар күп туа, урлашулар кылына. Шуңа күрә, бакчачыларның үзләре, яисә шикле кешеләр белән даими профилактика эшләре алып барырга кирәк була.

Рәмис Җамалетдинов бу көнгә 6 авылга һәм барлыгы 4,5 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Агымдагы елның ун аенда халыктан 350гә якын мәрәҗәгать кабул ителгән. Яшәүчеләрне, нигездә җир чикләренә кагылышлы мәсьәләләр, йә булмаса, сукбай этләр борчый. Соңгысы алар компетенциясендә булмаса да.

Рәмис, тумышы белән Чүпрәледән булып, мәктәпне тәмамлауга Казан педагогия институтына укырга кергән. Армия хезмәтеннән соң, уйламаганда Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә эшкә килергә карар кылган. Педагогик белеме аңа бу хезмәтендә ярдәм итми, дип әйтеп булмый.

– Сөйләшә белсәң, теләсә-кайсы хулиганны да сүз белән җиңеп, тынычландырып була, – ди ул. – Иң мөһиме тупаслык, агрессивлык күрсәтмәскә, психолог була,җайлап аралаша белергә кирәк. Болар участковыйга бик кирәкле сыйфатлар. Дистә елдан артык эшләү дәверендә әлегә атышлар булганы, бер пуля да атылганы юк. Аңа кадәр илтеп җиткермәскә тырышабыз.

Рәмис ТИСБИда читтән торып укып, икътисадчы-хокук белеме белгечлеген дә алган. Әмма, лаеклы ялга чыккач мәктәпкә укытырга баруны да уеннан чыгармый. Һичшиксез, вакыт үзе юл күрсәтер. Әлегә бу һөнәре аның тормышын били, алдына бурычлар куела. Ә менә һөнәри бәйрәмен өйдә, гаиләсе белән билгеләп үтәчәк. Яраткан хатыны Айгөл һәм улы Самат хәзер аның илһамландыручылары булып тора. Дөрес, әлегә аларның үз фатирлары юк, әмма киләчәккә ышанычлары бар.

Рәмис Җамалетдиновның дистә еллык эш стажында, Севастопольдә командировкада үзен яхшы яктан күрсәткән өчен, Севастополь губернаторыннан Рәхмәт хаты, Сочида олимпиадада командировкасы өчен Мактау грамотасы һәм символик медале, Казандагы универсиададан Мактау кәгазьләре бар. Гомумән, Россия күләмендәге зур вакыйгалардан да аның читтә калмавы, һәм аларның һәркайсыннан лаек лы хезмәте өчен макталып кайтуы бик күңелле. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык участковый хезмәтен шундый мөһим вакыйгалар белән төрлеләндерү бу һөнәр ияләренә һава кебек кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев