Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Участковый булып туган диярсең

17 ноябрьдә Россиядә полициянең участок уполномоченные көне билгеләнә. Бәйрәм датасы очраклы түгел. Бу көнне 1923 елда «Участок надзирателенә инструкция» раслана. Шул вакыттан башлап һәр терәк пунктта үзләренең «күзәтчеләре» барлыкка килә.

Без күбрәк нинди дә булса батырлык кылган, йә булмаса куркыныч җинаятьчене эләктергән полиция хезмәткәре турында ишетәбез. Ә менә көн саен бетмәс-төкәнмәс эш башкарган, халык проблемалары эчендә кайнаган участковыйлар турында  бик аз сөйләнә. Аларның һөнәри бәйрәме көнне без зур участокларның  берсе булып саналган Идел аръягындагы «Норлат» полициясе бүлегенең участок уполномоченные, полиция капитаны Илшат Сәлахиев белән  аралашырга булдык. Бу юкка түгел,  участковый Сәлахиевне бу территориядә белмәгән кеше юк. Ул һәр җиргә җитешә, һәрвакыт сафта, аның барысы да тәртиптә. Үз эшенең остасы дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Ул үзе дә шул яклардан булгач, авылдашларының ничек яшәп ятуларын, аларны нинди проблемалар борчуын, кайда нәрсәне кисәтергә, булдырмаска кирәклеген яхшы белә.  Шуңа күрә аңа мөрәҗәгать итүчеләр яклау табачакларын аңлап яши бу тирәдә. Үзең үрнәк булмасаң, законнарны биш бармагыңдай белмәсәң, халык аны тиз сизә.
Илшат Сәлахиев Мамадыш-Әкил егете булып, шунда туып-үскән, укыган һәм армиягә дә шуннан киткән. Морфлотта хезмәт итеп кайткан егеткә хәрби исәпкә басарга килгән җиреннән эчке эшләр бүлегенә барырга тәкъдим итәләр. Полиция хезмәткәре булу хыялында да булмаган егет өчен бу көтелмәгән тәкъдим булса да, ризалаша. 2010 елдан алып 2014 елга кадәр ул Яшел Үзән шәһәренең иң тынгысыз участокларының берсендә участковый булып хезмәт итә. Әйе, шәһәрдә әйбәт остазлар янында тәҗрибә туплау киләчәккә юл күрсәткән дә инде. 2014 елда аны туган ягына якынрак урынга – «Норлат» бүлегенә билгелиләр.

Әлфия Зыякаева фотосы.

Материалның дәвамы газетаның җомга санында (№83).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X