Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Уч төпләре кызарганчы кул чаптым". Янә Норлатта!

Әле генә Ачасырлар куйган,ягъни Илфат Гибадуллинның иҗат төркеме концертыннан кайтып, үземнең тәэсирләрем белән уртаклашырга булдым.

Уч төпләре кызарганчы кул чабып, кушылып җырлап, эч катканчы көлгән арада, бер сулышта бетеп тә китте шул. Илфатның талантына сокланырлык, энергетикасы көчле, сәхнә белән тамашачы арасында күпер салып, дустанә мөнәсәбәт урнаштыра белә, шуңа да үзен яраттырып тора ул. Театр артисты буларак бар яктан талантлы ул, җырлый, бии, танылган сәхнә осталарына ошатып бик оста итеп пародияләр ясый, үзе язган шигырен укый, спектакльләрдән өзекләр дә уйнады. Хәер, кашларын сикертеп, кара күзләрен уйнатып гармун уйнаган булып кыланды да:"Эх, гармун уйнарга өйрәнә алмадым шул", диде.

Өйрәнерсең әле Илфат, аның өчен тырышлыгың да, үҗәтлегең дә җитәрлек синең, афәриннән башка сүз юк сиңа. Илфат белән килгән башка артистларны да , әнисе Гөлсинә ханымны , Булат Абзалетдиновның тавышын да бик сагынганбыз икән, биюче Зөлфирә Бикмуллиналарны да көчле алкышлар белән кабул иттек.

Ә инде авылдашыбыз , чын мәгънәсендә сәхнә бизәге булган Гөлүсә Фәхретдинованың һинд биюләрен күргәч, сокланып, собханалла, диеп утырдык. Клубларда һинд киносын елый-елый караган чаклар искә төште., Гөлүсәбез чын актрисага ошаган ,чибәрлеге, ачык төсле матур киемнәре белән балкып елмаеп биюе, музыкасы, тулаем бер сәнгать әсәре тудыра, аның өчен дә горурланып утырдык.

Концертта катнашучыларга көйләр куеп утыручы тавыш операторы ролендәге Рамил Шакиров та үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Кыскасы, үзебезнең артистлар, бит, диеп, бик яратып калдык! 

Алия Кульбарисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без бит Ачасырлылар!!!

    Теги: Концерт