Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уч төбендә дөнья (хикәянең дәвамы)

Бер елны яз аенда, класс укучылары белән, көннәр буе, «мәж» килеп, ферма артындагы кырга көл тараттылар. Кечкенә генә чатан кызга, үзе буе калай чиләк күтәреп, йомшарган кырга көл сибеп йөрү сәламәтлегенә зыян китерде. Шуннан соң ул урынга егылды.

Хикәянең башын монда укырга мөмкин:

1 өлеш

2 өлеш

Шулай беркөнне аларны оялтып, укытучы апалары күпердән:
– Сез нәрсә, сакаллы сабыйлар, олы кызлар бит инде үзегез, балчык белән уйнап утырырга, сыпыртыгыз өйләрегезгә, дәресегезне карагыз, – дип кычкырды. Шул көннән башлап «домна миче»н ташлады алар. Ул елларда балаларның бер уенын икенчесе алыштырды. Нурия бу вакытларны бик тәмләп искә ала:
– Башка уеннарыбыз да ниндидер бер файдалы эш белән бәйле булган икән бит. «Лапталы», волейбол уеннары өчен башта ишек алдын себерәбез, асылынып-салынып торган әйберләрне җыештырып куеп, уен кыры әзерлибез, капкага бәреп, урамда туплы уйнаганда өс-башлар да тәртипле булырга тиеш – кеше күрә!
Ә Нуриянең иң яраткан уенчыгы – язын сыер сыртыннан тарап алган йоннан укмаштырып ясаган кечкенә туп.
– Андый тупларны ясавы да рәхәт, уйнавы да рәхәт була торган иде. Сыер да җиңеләеп кала, – ди ул. – Җәйге ялларда уйнавы рәхәт була торган иде. Ә укулар башлану белән мәктәп укучыларын колхоз эшләренә йөрттеләр. Йөрдек, нинди генә эшләр башкармадык. Көздән көл җыярга тотынабыз, язга кадәр. Басу кардан әрчелгән чакта кырга чыгарттыралар көлне. Ипи ашыйсың килсә, җиргә минерал ашлама кертергә кирәк, диләр җитәкчеләр.
Ә бер елны яз аенда, класс укучылары белән, көннәр буе, «мәж» килеп, ферма артындагы кырга көл тараттылар. Кечкенә генә чатан кызга, үзе буе калай чиләк күтәреп, йомшарган кырга көл сибеп йөрү сәламәтлегенә зыян китерде. Шуннан соң ул урынга егылды.
– Авырмас җиреңнән авырырсың. Озак яттым бугай ул елны, – дип исенә төшерә Нурия.
Нурияне мәктәпкә әбисе һәрвакыт үзе әзерләде. Көзге алдында бөтерелеп мәктәпкә барыр­га җыенганда, сөенеп, аның чәчләрен төзәтте, пионер галстугын рәтләде. Концерт куясы көннәрдә яныннан китми: киендерә, бизи, җырлатып карый иде. Аның бар куанычы да Нурия бит, әлбәттә, ул! Әбисе: «Бай яшәргә тиеш идегез бит сез, кызым», – дип кабатлый иде үз-үзенә.
Нурия бик еш кына әбисе белән нафталин исе сеңгән бердәнбер сандыкка кереп киткәләделәр. Әллә ни искитәрлек әйберләре булмаса да, анда актарыну үзенә бер ләззәт бирә торган иде. Чүпрәк-чапрак, бала итәкле алъяпкычлар, күлмәкләр, берсеннән-берсе матур кулъяулыклар, исле сабыннан башка нәрсә дә юк, югыйсә… Көмештән эшләнгән бизәнү әйберләре күптән таралып беткәннәр. Бары тик бармагына кигән нечкәреп беткән йөзек, чәченә үреп таккан көмеш чулпылары гына сакланып калган.
– Әби, бу чулпыңны бер дә салмыйсың, син, – дип сораганы да булды Нуриянең.
– Әй, кызым, чулпы үз авырлыгы белән чәчне тартып тора, баш авыртуын киметә, шуңа саласым да килми шул, – дия иде әбисе.
Мәктәпкә укучылар ике чакрым ераклыктагы Кенәз авылыннан да килеп йөрделәр. Алар озын тәнәфестә бәрәңге юкасы ашады, ә Нурия үзенең кап-кара булып пешкән алабута ипие белән бүлеште. Күрше авылдан килгән егет-кызларга барысы да бик тиз ияләнде. Нурия бигрәк тә Сәгадәт белән дуслашып китте. Бер елны, алтынчыда укыганда, бик каты буран көнне, Сәгадәтне үзләренә кунарга алып кайтты. Иртән ашап-эчкәч, сумкаларын күтәреп ишек төбенә килеп бассалар, итекләре салган урыннарында юк. Әбисе иртән мичкә төртеп җибәргәндә, кичтән киптерергә куйган итекләрне алырга оныткан булып чыга. Ике кыз да кыш уртасында итексез калды.
Әби-бабай Нурияне гел янәшәләрендә йөртте. Торна савы, кечкенә урман, алма бакчасы яннарына печән, каен себеркесе җыярга барганда да аны утыртып бардылар. Каен себеркесенең яфрагын кышын бәрәннәр яратып ашый, мунча керер өчен дә күп итеп әзерләп куялар иде. Андый матурлык, хозурлыкны башка җирдә күргәне, очратканы булмады Нуриянең. Һаваның сафлыгы да ул вакыттагыча тәмле түгел кебек тоелды аңа.
Нурия авыл мәктәбен «бишле» билгеләренә генә бетерде. Балачактан китапка гашыйк кыз, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, укырга кая барырга дип борчылмады. Китапханәче, бары тик китапханәче генә булачак. Авыл китапханәчесе Резеда апа кебек күп беләсе, күп укыйсы килү теләге аны Алабуга китап­ханәчеләр техникумына алып килде. Кыз, керү имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, беренче курска кабул ителде...

* * *

Китапханәчеләр техникумында укуы аңа бик ошады, борынгы әдәбият, чит ил әдәбияты, балалар әдәбияты...

Китап­лар, китаплар, укып кына бетер. Уку үз юлы белән әкрен генә барды, әмма әби-бабайны сагыну көче үзен бик сиздерде. Нурия гомерендә беренче тапкыр дүрт ай буе авылдан читтә бит. Тулай торак барлык укучыларга да җитмәү сәбәпле, Нурия бер керәшен әбисендә яшәде. Чис­та, пөхтә өй хуҗасы аны һәркөнне тәмле ашын әзерләп каршы алды. Бала укырга тиеш, ашасын, ач йөри күрмәсен, дип, бабасы, мөмкинчелек чыккан саен, Нурия янына килергә тырышты.

(Дәвамы киләсе санда).

Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина

Мулла Иле-Яр Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев