Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төзелешкә старт бирелде

Зеленодольск районында «Яшел дача» проектының җитештерү-склад комплексы төзелешенә старт бирелде.

«Татарстан Республикасында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комп лексын төзү» инвестицион проекты кысаларында «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә «Яшел дача» ҖЧҖнең яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау, эшкәртү буенча яңа җитештерү-склад комплексы барлыкка киләчәк. Комплекс төзелешен башлау тантанасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова катнашты. Проектның гомуми бәясе 200 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында 55 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Төзелешне 2023 елның 2нче кварталында тәмамларга җыеналар. Җитештерү бинасының гомуми мәйданы 4,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.
Игътибар!
25 июнь – шимбә көнне 11:00 сәгатьтә Кече Ачасырда авылның Әфган сугышы ветераннарына һәйкәл-обелиск ачылу тантанасы булачак.
Авыл халкын, якташларны әлеге күркәм чарага көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев