Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төзекләндерү компаниясе башлана

Электр компаниясенең төп максаты – кулланучыларны ышанычлы, сыйфатлы һәм арзан электр белән тәэмин итү. Җиһазларны төзек һәм өзлексез эшләрлек халәттә тоту өчен ел саен техник хезмәт күрсәтү, төзекләндерү һәм модернизацияләү буенча планлы эшләр башкарыла.

Әлеге хезмәтләрне үтәгәндә электр белән тәэмин итүне туктатып тору котылгысыз. Барлык планлаштырылган сүндерүләр турында мәгълүматны Челтәр компаниясенең www.gridcom-rt.ru  рәсми сайтыннан алырга мөмкин.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен электр челтәре компаниясе гафу үтенә һәм гражданнарның аңлавына өметләнә.
Челтәр компаниясе, шулай ук, электр челтәре хуҗалыгы объектларын «Саклык зоналарын урнаштыру кагыйдәләре»нә (№160, 24.02.2009 ел, РФ Хөкүмәте Карары белән расланган) яраклы рәвештә саклау кирәклеге турында искә төшерә. Сак­лык зоналарында, электр челтәре хуҗалыгы объектларының куркынычсыз эшләвенә зарар салырлык, аларның бозылуына яки юкка чыгуына һәм нәтиҗәсендә экологик зыян китерерлек, янгын чыгарырлык гамәлләр кылу тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев