Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тышкы кыяфәткә карап бәя бирмәгез

Изге Рамазан айлары белән, кызлар!

Менә шалтыратып, яхшылык турында сөйләшеп алырга булдым әле. Газетаны башыннан ахырынача, бер сүзен калдырмыйча укып барам, атна саен көтеп алам. Минем сезгә сөйләгәннәрне дә язып, бастырырсыз дип ышанам. Шуны әйтәсем килә: яхшылык беркайчан да юкка чыкмый, иртәме-соңмы сиңа әйләнеп кайта ул. «Ит яхшылык, көт яманлык» дигән гыйбарә һич тә дөрес түгел дип уйлыйм. Син шул начарлык дип уйлаган нәрсә дә кайсы ягы белән булса да файдага, тәҗрибәгә, гыйбрәткә бирелә торгандыр. Ә бу хәлне бер көнне кергәч, күрше сөйләде.

...Бу сиксәненче еллар иде. Ул вакытта мин Себергә йөреп, айлап буровойда эшлим. Вахтадан кайткан чак, кич хатын белән (ул йөкле, бер айдан табарга тиеш) кинога киттек. Чыктык, соңгы сеанс­тан, караңгы. Урам буйлап кайтабыз, кинәт каршыга караңгылык эченнән бер йонлач, сасы исләре аңкып торган җан иясе килеп чыкты.

– Ашарга бир, ә? – диде «монстр» каршыма туктап. Ул берничә көн рәттән эчеп, адәм рәвешен җуйган кеше булып чыкты. Хатынымның коты очты, ә мин гади авыл малае, Себердә дә күп нәрсә күргән.
– Әйдә, ашатам, – дим тегеңәргә.

Өйдә хатын «кунагыбызга» чирканыбрак һәм шикләнеп карады. Мин аңа шуңа күрә башка бүлмәдә утырырга, ә «монстр»га бусага буенда ук чишенергә һәм ваннага кереп юынырга куштым. Ул юынган арада киемнәрен ташладым һәм үземнекеләрне сайлап, әзерләп куйдым. Аннары полный кеше рәвешенә кергән кунагыбызны ашаттык. Кунарга калдырдык. Ничек калдырмыйсың инде? Иртән юлына акча сорады, минем кебек үк вахталап Себердә эшләүче булып чыкты. Үзебез кеше, значит. Мин, гадәттә, кешеләргә ышанам. Бирдем (ул вакытлар өчен зур сумма, ә мин акчаны яхшы эшли идем – жәлләмичә бирдем). Бөтенләй чит, шикле ниндидер типка ярты байлыкны бирдең, миңа берәр нәрсә аласың бар иде хет, дип хатын чәпчеде инде. Ну, бирдемме – бирдем инде.

Бер ел ярымлап вакыт узды. Вахтадан кайтканда самолетта кемдер: «Илшат, Илшат!» – ди.

Мин инде әлләни игътибар да итмәдем, кем кемгә эндәшмәс, халык күп. Карасам, кешеләрне, кутамкаларны аралый-аралый миңа таба йонлач бүрек, унты кигән ниндидер «горилла» ашыга. Килеп тә җитте, аю кебек кочаклап та алды, сөйли үзе. Бу шул, безнең теге төнге кунак булып чыкты. Танымадым да.

– Ә менә мин хатыныңның күз карашын беркайчан да онытмыйм... – дип, миңа өч коробка салынган пакет сузды. – Тот, бу аңа.

Алдым, анда нәрсә икәнен карамадым да. Кайткач, мә, сиңа бүләк, дип, хатынга тоттырдым. Ул пакетын алып, бүлмәгә кереп китте. Бер минуттан шатлыклы кычкырып, атылып килеп тә чыкты: «Илшатик, кадерлем!» – дия-дия кочакларга, үбәргә тотынды.

Теге коробкаларда алтын бизәнү әйберләре булып чык­ты. Ул вакытларда күрелмәгән байлык.

– Мин түгел ул, – дим, бераз уңайсызланып һәм аптырап. – Теге вакытта төнлә өйгә алып кайткан, син «монстр» дип кушамат таккан егетне хәтерлисеңме? Мин әле аңа юлга акча да биргән идем. Аның Себердә эшләвенә син ышанмаган да идең әле. Боларны сиңа ул бирде...

Хатын озак ышанмады. Аннары, мин ниемә дип алдалыйм инде, бик аптырады: кешегә чынлап та тышкы кыя­фәтенә карап бәя бирергә ярамый шул. Дөньяда төрле хәлләр була...

Менә шул, кызлар. Газетада бастырсагыз язып куе­гыз: яхшылык эшләргә курыкмыйк, изге Рамазан айла­рында бигрәк тә. Бүген-иртәгә булмаса, ул барыбер үзебезгә әйләнеп кайта.

Яшел Үзәннән Нәсимә булам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев