Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТЫРЫШ НИГЕЗ НУР ЧӘЧӘ

Сер түгел, Олы Яке җирлегенә командировкага чыгарга яратабыз. Чөнки барган саен тырыш, үҗәт, булсын дип, җир җимертеп яшәгән кешеләр белән аралашып кайткач, соклануыбыз артканнан арта гына бара.

«Совхоз бетте, хәзер нишлик инде», – дип балавыз сыгып ята торганнардан түгел шул олы якелеләр. Авылда бер-бер артлы яңа йортлар калка, бер-берсенә ияреп, яңа эшкә керешүчеләр дә бихисап. 

Алсу һәм Илнур Мөхәммәтҗановлар гаиләсе белән без моннан дүрт ел элек очрашып, сөйләшкән идек. Авылга кергәндә генә зур, затлы йортта кемнәр яши икән, дигән кызыксыну хуҗалары белән таныштырган иде. Ул вакытта хуҗабикә шушы нигезне нинди авырлыклар белән торгызуларын,  терлек асрап, каенанасы Мөршидә апаның сөт ризыклары белән сату итеп, акчаны бөртекләп җыюлары турында тәфсилләп сөйләгән иде. СөбеһанАллаһ, Мөхәммәтҗановлар бүген инде бәхетле нигезләрендә ныклап урнашкан, хәзер исә күпләп мал-туарны да үзләренә асрарга мөмкинлекләре бар. 
2014 елда яңа йортка чыкканнан соң, абзар салуга керешәләр. Ни дисәгез дә, авылда ансыз булмый. Җирлек башлыгы тәкъдиме белән дәүләттән абзар салу өчен 200 мең сум күләмендә субсидия дә алганнар. Яшь гаиләгә, иш янына куш дигәндәй, монысы да ярап куя. Иң әүвәл бер сыерлары булса, бүгенге көндә Мөхәммәтҗановлар 8 сыер, 2 ат, 8 бозау асрый, юк, тәрбияли дисәң дөресрәктер. Чөнки малларның нинди чисталыкта яшәүләрен күрсәгез икән! Шәһәрдән кайткан туфлиләребез белән абзарны әйләнеп чыкканчы, андагы тәртипкә исебез китте. Үгезләрен генә карагыз әле сез! Авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина бер генә команда биргән иде, аңладылар диярсең, бер рәткә тезелеп тә бастылар.

Язманы тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№35).

Илсөя завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X