Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тынычлык һәм яраткан эшебез булсын, май – шатлык алып килсен!

Барыбыз өчен дә бу бәйрәм яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын.

Бүгенге көндә яз бәйрәменә генә әйләнеп калган 1 май – кайчандыр бөтен дөнья хезмәт ияләрен берләштерүче бөек көн иде.

Ул вакытларны бүген һәркем сагынып һәм юксынып искә аладыр, мөгаен. Чөнки ул якты, саф хисле, эчкерсез һәм халыкны бертуганнардай берләштерүче дуслык бәйрәме иде.

Мәрьям Сөнгатуллина:
– Советлар Союзы чорында мин Үзбәкстанда яшәдем.
1 май барыбыз өчен дә бөек бәйрәм иде. Барысы да бердәм булып – кечесеннән алып, олысына кадәр демонстрациягә барды. Һәр сыйныф төрле милли костюм нарга киенгән – читтән караганда бу матур бер келәм рәсемен хәтерләтә. Һәр почмакта тәм-том саталар. Демонстрациядән соң, күңел ачу паркына бара идек, ә төшке ашка һәр өйдә кунаклар җыелып, бәйрәм дәвам итә иде.

Кафия Гатауллина:
– «Мир. Труд. Май». Шулай истә калган. Бөтен туганнар бергә җыелышып, күмәкләшеп эшләү, авылга кайтып, өмә оештырып тирә-юньне җыештыру, бакча эшләрен башкару. Яшьрәк вакытта – демонстрациягә чыгу. Бәйрәм рухы була торган иде бөтен җирдә, шарлар, чәчәкләр, плакатлар эленә иде.

Ләрисә Скворцова:
– Безнең өчен ул ничектер зур бәйрәм, зур шатлык иде. Училищеда укыганда 1 май бәйрәмен көтеп ала, плакатлар күтәреп демонстрациягә чыга идек. Авылда вакытта да бик күңелле була торган иде, яшьләр җыелышып табигатькә чыга, учаклар ягып, самоварлар кайнатып «вечерлар» ясый идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев