Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТЫНЫЧ КЫНА ЯШӘРГӘ ЮК, БУ ДӨНЬЯГА НИ БУЛГАН?

Фасыл тәрәзләрем ачтым...

Фасыл тәрәзәләреннән
Каенлыгымнан үтәм.
Алар арасында йөргән
Гомер йомгагым сүтәм.
Ачтым әле кыш тәрәзен –
Алдымда бәсле каен.
Могҗизасына сокланам
Аңа караган саен.
Каен! Әйтеп бетермәслек
Матурлык каян алдың?
Кайсы рәссам могҗизалы
Бизәген сиңа салды?
...Соңламасам ярар иде,
Яз тәрәзем ачылган.
Нәни яфрак ярган икән,
Каенкайлар чакырган.
Бармый калу мөмкинме соң?
Яшәү, яшеллек арта.
Тирә-юнен үлән каплый,
Сихри матурлык тарта.
...Җәйнең тәрәзәсен ачты
Сандугачлар сайравы.
Озынайтасылар килә
Шушы җәйнең айларын.
Ничек калдырыплар китим
Чәчәкле аланнарын?
Качыш уйный гөмбәләре
Буй җиткән каеннарның.
...Сары яулык япкан каен,
Көз тәрәзе ачылган.
Күзем алмый карап торам –
Каен тоташ алтында.
Күмелсә дә тоташ алтынга
Йөрәкләрне салып ялкынга,
Ялкын тулы чакның чиге бар,
Гомер  күчә  яңа фасылга.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

 

Мәчет күле

Мәчет күле янындамы, белмим,
Җырлыйсы килә дә җырлыйсы.
«Таныш моңнар» поэмасы ахры
Тирән эз калдырды күңелемдә.

Җырланган җыр, яшьлек таңы,
Зур серләрне  яшерәм, юксынам.
Тик томанга түгел, белмим,
Хәзинәмдә әле дә бар сыман.

Мин карт инде, картаюда,
Эшли башым һаман яшьлектә.
Алсу таңы янар яшьлегемнең
Булмас ахры мәңге читлектә.

Тәлгый Абрар.
Мамадыш-Әкил-Баулы

 

Ял итү ничек була?

Ял итү ничек була?
Аңлатыгыз, дусларым.
Озак итеп йоклаумы,
Көне-төне туктамый
Сериаллар караумы?

Күз алдына килми
Ничек яллар итәсе.
Вакытларны дөрес бүлеп,
Күтәренке кәеф белән
Гомер юлын үтәсе.

Ташбака, эт, куян түгел,
Без бит егәрле атлар.
Алны-ялны белми торган
Хезмәт сөюче атлар.

Ял итеп карагач, бәлки,
Тәмен аның татырмын.
Ничек яшәү кызыграк?
Чагыштырып карармын.
Эш дип яну нәфесен,
Тыюлыкны аңлармын.

Ял итү нинди төстә?
Акмы, кызыл, карамы?
Тормыш арбасыннан төшкәч,
Тәгәрмәчләр барамы?
Ярты гасыр хезмәтеңнең
Кадерләре каламы?

Мәдинә Әдиятуллина,
3нче гимназия укытучысы

 

Давыл

Давыл булды көтмәгәндә,
Юлында утлар уйнатты.
Йөзәр еллык  агачларны
Тамырыннан өзеп атты.

Сәбәбе билгеле түгел,
Ахырзаманмы әллә?
Әллә үзеңне, әллә өеңне,
Әллә малыңны жәллә.

Игеннәрне тапап китте
Карлы яңгыр боз белән.
Йөз еллыкта булдымы икән
Андый хәвеф, кем белгән?

Самолетлар егылалар,
Поездлар бәрелешә.
Җәяү йөргән кешегә дә
Түбә калае төшә.

Газлар шартлый, җир тетри,
Сулар ташый елгадан.
Комсыз халык үз җаена
Гөнаһ җыя һаман.

Өй түбәләрен төшерде,
Ут чыбыкларын өзде.
Хәвеф-хафа бик ешайды,
Ходай кисәтә безне.

Ходайның кодрәте бик зур,
Иште биек тауларны.
Диңгезне алып китте дә,
Өстебезгә аудырды.

Тыныч кына яшәргә юк,
Бу дөньяга ни булган?
Гөнаһларны яза торган
Гамәл дәфтәре тулган.

Ни күрсә дә гыйбрәтләнми,
Халыкның азуы җиткән.
Шуңа күрә Ходаемның
Мөгаен, сабыры беткән.

Гүя аерым гыйбрәт бирү
Файдасызны аңлаган.
Коллективно шелтәләргә
Шундый юлны сайлаган.

Гөнаһыбыз хәттин ашкан,
Яман эштән тыелыйк.
Соң булса да бер Ходайга,
Әйдәгез, тәүбә  кылыйк!

Мәрьям Ситдыйкова.
Яшел Үзән

 

Сәхәр
Картлыгымда һәр сәхәрдә искә
төшә
Ерак калган, сәхәр торган сабый
 чагым:
Әби белән әниемә тын табында
Бер юаныч – өмет булып
утырганым.

Без күрмибез генә: сәхәр вакытында
Утсыз өйнең эңгер-меңгер
яктысында
Яныбызда дога кыла фәрештәләр,
Безнең доганы да алар ишетәләр.

Фәрештәләр  белән бергә безнең
 янга
Бик ерактан – канлы  сугыш
барган яктан
Һәлак булган әтинең һәм өч
абыйның
Әрвахлары сагынышып очып
кайткан.

Әбине дә, әнине дә һәм мине дә
Алар ачык күреп тора, без күрмибез,
Бер Аллаһка сыенабыз догабызда:
«Җәннәтеңдә күрештер, Раббым»,
– дибез.

Равил Сәйфетдинов.
25.06.2016

 

Яшел Үзән

Яшел Үзән. Күз алдына килә
Гүзәл  алан, сихри матурлык.
Чәчкәләргә гүя күмелгән ул,
Карашларны аннан алмаслык.

Казан каласыннан ерак түгел,
Урнашкан ул Иделем ярына.
Бик күпләре еракларга киткәч,
Юксынудан өзелеп сагына.

Хезмәт сөйгән халкым гомер итә,
Күп милләтле, тату, дус булып.
Кораб, кала төзи, юллар сала,
Чит төбәкләр тора таң калып.

Идел күперләре тоташтыра
Төрле төбәк, авыл арасын.
Озатып кала хәерле юл теләп,
Каршы ала  авыл баласын.

Уй-хыяллар изге, мәчетләрдән
Ишетелә азан  тавышы.
Күңелләргә тәүфыйк, шәфкать
 иңеп,
Изге булсын һәрчак юл башы.

Туган җирне һәм ватанны саклыйк,
Күтәрелик биек үрләргә.
Исәнлектә, тату  бердәмлектә
Насыйп булсын бергә  яшәргә.
 

Фәрит. Яшел Үзән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X