Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тыңлагыз һәм ишетегез! Район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев Яшел Үзән районы яшьләре белән очрашуы шундый девиз астында узды

Очрашу «Порт» яшьләр үзәгендә хакимият вәкиленең студентлар активы белән ачык диалогы кысаларында оештырылды.

Яшьләр хәрәкәтен үстерү, алда торган чаралар, районның социаль-икътисади үсеш перспективалары, эш урыннары һ.б. мәсьәләләр кузгатылды. Яшьләр актив рәвештә үз сорауларын бирде, үзләрен борчыган темалар турында фикер алышты.

- Яшьләр катнашындагы протестларның кискен темасын, яшьләрнең сәяси кәефен һәм, иң мөһиме, бер-береңне ишетү һәм тыңлау, ачык диалог юлы белән генә уртак карарларга килүне читләтеп үтмәдек, - дип уртаклашты Артур Камалеев.

Моннан тыш, Артур Рифатович һәрвакыт элемтәдә, шәһәр һәм район яшьләре белән бәйле теләсә нинди мәсьәләләр буенча фикер алышуга әзер булуын билгеләп үтте. Аның инстаграмда директы @a.kamaleev тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ачык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев