Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тыелган урыннарда коенучыларга штраф салына

Быел коену чоры башлану белән безнең район территориясендә суларда 3 кеше батып үлгән.

Республикада үлүчеләр саны 19га җиткән. Ситуация һава температурасының кискен күтәрелүе сәбәпле катлаулана.

Яшел Үзән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең 8 июльдәге 30нчы карары белән ЯҮМР территориясендә сулыкларда кешеләр үлемен булдырмау максатыннан чыгып, су объектларында куркыныч чыгу гадәттән тыш “кызыл” дәрәҗә белән билгеләнгән.

Әлеге карар буенча кисәтүләргә юнәлтелгән профилактик эшләр көчәйтелә.
Төп көч ГИМС, полиция, башкарма комитетның җәмәгать куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре катнашында профилактик рейдлар уздыруга юнәлтелә. Алар кисәтүләр, тыю һәм аңлату чараларыннан тыш, ял итүчеләргә белешмәлекләр дә таратачак.

Су коену тыелганлыкны аңлаткан аншлаглар куелган урыннарда суга керүчеләргә штрафлар салыначак. Бер кешегә ул 1000 сумнан алып 1500 сумга кадәр булырга мөмкин.
Коену өчен җайланмаган урыннарда су коенмагыз! Балаларны караучысыз калдырмагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев