Бүген җиңүгә мөмкинлекләре зур булган 13 шәһәр бар, диелә. Чөнки бәйгедә аларның ике һәм аннан күбрәк символы катнаша. Өч символы булган бердәнбер шәһәр - Казан: Татарстан башкаласының Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан федераль университеты җиңү өчен көрәшә. Владивосток, Волгоград, Екатеринбург, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Самара, Саратов, Смоленск, Севастополь һәм Сочиның икешәр символы бар.
Шулай итеп, сайлап алынган бәйгечеләр билгеле булачак. Бу хакта тавыш бирү сайтында хәбәр ителә. 19 июль иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, тавыш бирүдә 1 меңнән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашкан. Россия халкына 4,5 меңләп символ тәкъдим ителгән. 5 меңнән артык тавыш җыючылара рәтенә 31 шәһәрнең 43 символы кергән.
Бәйгенең икенче этабы 5 августта старт ала һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап сентябрьдә башлана.
Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк.
Нет комментариев