Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туры эфир: халыкны борчыган сорауларга җитәкче җавабы

Рәсми һәм редакциябез аккаунтларында барган туры эфирга сез дә сорауларыгызны бирә аласыз.

Яшел Үзән муниципаль районы хакимиятендә, яңа проект кысаларында баручы, туры эфир хакында хәбәр иткән идек инде. Район җитәкчесе Михаил Афанасьев һәр атна халыктан килгән сорауларга җавап бирә. Бу юлы җитәкче чыгышын узган атнага нәтиҗә ясаудан башлады.

– Дистанцион укуда булган укучылар азык-төлек җыелмаларын ала башлады. Игътибарыгызны юнәлтәм, ташламалы категорияләр генә түгел, ә һәр укучы якынча 20 майга кадәр азык-төлек җыелмасын алачак. Аларны алу өчен беркая да барырга кирәкми, волонтерлар өегезгә китереп бирәчәк. Еш яңгыраган сорауларның берсенә җавап бирәсем килә – ни өчен ташламаларны 4 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр генә ала? Эш шунда ки, Яшел Үзән районы дотацияле, ягъни бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә республикадан дотация ала. Финанс мөмкинлегеннән чыгып, район башкарма комитеты укучыларга җирле бюджет хисабына мәктәп туклануы белән тәэмин ителә торган ташламалы категорияләрне билгеләде. Бу 4 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, ятимнәр һәм дәүләт учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, – дип аңлатты Михаил Афанасьев һәм сорауларга җавап бирүгә күчте.

– Яшел Үзән районында волонтерлар эше ничек бәяләнә?
– Безнең волонтерлык штабы актив эшләвен дәвам итә. Волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерә. Бу бик зур эш һәм җитди ярдәм. Өлкән яшьтәге кешеләрнең туганнарына һәм якыннарына аерым мөрәҗәгать итәм. Өлкәннәрнең үз йортларыннан китмәвен кайгыртыгыз. Барлык кирәкле әйберләрне аларга волонтерлар илтеп җиткерәчәк. Волонтерларга гариза бирергә мөмкин булган телефонны искә төшерәсем килә: 4-01-56.

– Мирный бистәсендәге мәйданда нинди төзелеш бара?
– Бу урында ике зур объект – ябык футбол манежы һәм «Каенлык» паркын төзү өчен әзерлек эшләре бара.

– Коронавирус темасына кайтып, шуны сорыйсы килә. Чит илдән кайт кан ватандашларыбызны Яшел Үзән районының «Васильевский» шифаханәсенә урнаштырдылар. Алар коронавирус алып кайтмадымы икән, дип борчылабыз.
– Республика штабы мәгълүматларына караганда, биредә яшәүчеләрнең барысы да шифаханәгә урнаштырылган, 171 кеше медицина тикшерүе узган. Covid-19 анализларының беренче нәтиҗәләре барысында да тискәре. Алар үзләренең карантинда булуларын дәвам итәчәк, күзәтү астында анализлары контрольдә торачак.

– Казанга автобуслар кайчан йөри башлаячак?
– «Яшел Үзән-Казан» 104нче автобус маршруты үзизоляцияләү режимын бетергәннән соң, яңартылачак.

– Мәктәп пешекчеләре ничек эшләячәк?
– ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 28 марттан башлап, җәмәгать туклануы объектлары эше туктатылды. Белгәнегезчә, безнең мәктәп ләр дистанцион укуга күчте. Шуңа бәйле рәвештә, мәктәпләрдә ашханәләр эшләми. Хәзер ашханә хезмәткәрләре түләүле ялда, соңрак алар ташламалы категориядәге мәктәп укучылары өчен генә түгел, район мәктәпләрендә белем алучы мәктәп яшендәге барлык балалар өчен дә азык-төлек җыелмалары әзерләү өчен җәлеп ителәчәк.

– Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында юлларны ремонтлау өчен гаризаны кая бирергә мөмкин?
– Агымдагы елда Кызыл Яр авылында Одинцов урамы буенча 5 млн. сумлык комлы-вак таш җәю планлаштырыла.

«Яшел Үзән» газетасы инстаграмына килгән сорау:
– Авыл балалары мәктәпкә кайчан бара?
– Шәһәрдәгечә, әлеге уку елын барлык укучылар да дистанцион рәвештә тәмамлый. Әгәр дә коронавирус белән бәйле вәзгыять уңай якка үзгәрсә, гадәттәгечә, 1 сентябрьдә мәктәпкә барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев