Турникетсыз атна
“Турникетсыз атна” – яшел үзәнлеләрне шәһәр предприятиеләренә экскурсиягә чакыралар. Яшел Үзәндә 15 октябрьдә бөтенроссия “Турникетсыз атна” старт алды. Акция кысаларында мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның ата-аналары шәһәрнең эре предприятиеләре белән таныша ала.
Яшел Үзәндә әлеге акциягә “Серго исемендәге завод” производство берләшмәсе” АҖ,”ПФМК” ширкәте, “ЗФЗ” ПАО үз ишекләрен ача.
Шунысын да әйтергә кирәк, социаль челтәрләрдә иң яхшы фото һәм видеога да конкурс игълан ителде. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Конкурста 2018 елның 31 октябренә кадәр җибәрелгән фото һәм видеоматериаллар катнаша ала.
ЯҮМР Советының матбугат хезмәте
http://www.tat.greatkazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев