Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туристка закон белү

Җәен һәркемнең кая да булса барып ял итеп кайтасы килә. Пандемиягә бәйле аерым чикләүләр булса да, рөхсәт ителгән урыннар бар. Россия буйлап походларга чыгу үзе ни тора.

Әлбәттә, юллама буенча ял итәргә бару күпкә уңайлы. Әйткәнемчә, пандемия чорында яшибез, шуңа күрә дә төрле сораулар туарга мөмкин. Мәсәлән, путевканы кире кайтарырга кирәк булса, нишләргә? Еш бирелә торган сорауларга «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль дәүләт учреждениесе Яшел Үзән филиалының консультация үзәге белгечләре җавап бирә:

– Турист нинди очракта туристлык продукты өчен түләнгән акчаларны фонд исәбеннән кире кайтару өчен мөрәҗәгать итә ала?
– Туристлык продукты өчен түләнгән акчаларны туроператор моның буенча карар чыгарган һәм «Турпомощь» ассоциациясенә тиешле белдерү җибәргән очракта гына кире кайтарырга мөмкин. Шул ук вакытта, туристның сәяхәте дөньяда килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чикләүләр кертелгән илләрнең берсендә, ә туристлык продуктын сату турында килешү 2020 елның 31 мартына кадәр төзелгән булырга тиеш.

– Түләнгән акчаны кире кайтару буенча нинди таләпләр куела?
– Туроператор фонды акчаларыннан, туристка яки башка заказчыга акчаны кире кайтару өчен 6 ай дәвамында туроператорга таләпләрне, шулай ук анда каралган документларны җибәрергә кирәк.

Таләп формасы «Турпомощь» ассоциациясе сайтында урнаштырылган (https://www.tourpom.ru).
Шуның белән бергә, сәяхәт кылу мөмкинлеген тәэмин итү максатларында, планлаштырылган отпуск срокларын үзгәртмичә, аны башка (альтернатив) юнәлешләргә алмаштыруны, яисә сәяхәт кылу вакытын күчерүне сайларга була.

– Ни өчен турист турга акчаны кире кайтаруны таләп иткәндә билгеле бер илләргә генә дәгъва кыла ала?
– Кагыйдәләр нигезендә, туроператор фонды акчалары хисабына салымнарны кире кайтару мөмкинлеге чит ил туристларына керү өчен чикләүләр кертелгән һәм куркыныч килеп туган илләргә сәяхәт иткәндә генә мөмкин. Тиешле чикләүләр кертелгән илләрнең актуаль исемлеге туризм буенча федераль агентлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

– Туристларга акчаны кире кайтару ничек бара?
– Аның тәртибе кагый дәләр белән билгеләнгән. Ту р оператор 6 ай дәва мында туристларның һәм башка заказчыларның таләпләре реестрын формалаштыра һәм күрсәтелгән сроктан соң шушы реестрны, кагыйдәләрнең 6нчы пунктында каралган документларны кушып, «Турпомощь» ассоциациясенә җибәрә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, реестрга кертелгән таләпләрдә күрсәтелгән акчаларның гомуми күләме фондның факттагы күләменнән арт маска тиеш.

– «Турпомощь» ассоциа циясе туристка түләүдән баш тарта аламы?
– Ассоциация бары тик түбәндәге очракларда гына түләүдән баш тартырга хокуклы:

  • туроператор «Турпомощь» ассоциациясенә кагыйдәләрдә каралган документларны тапшырмаса (яки тулы күләмдә булмау);
  • документларда тулы булмаган яки дөрес булмаган мәгълүмат бирелсә;
  • кагыйдәләр белән билгеләнгән шартларга туры килмәсә.

Баш тарту «Турпомощь» ассоциациясенә кабат мөрәҗәгать итү өчен киртә түгел.

– Туроператор тарафыннан «Турпомощь» ассоциациясенә белдерү җибәрелмәгән очракта, туристларга түләнгән акчаларны кире кайтару нинди тәртиптә башкарыла?
– Әгәр туроператор тарафыннан туристлык продуктына түләнгән акчалар ны кире кайтару өчен фонд акчаларын файдалану мөмкинлеге турында карар чыгармаса, мондый кире кайтару туроператорның үзе тарафыннан гомуми тәртиптә, шул исәптән 2020 елның 31 мартына кадәр төзелгән туристлык продуктын сату турындагы килешүне үтәүнең һәм өзүнең үзенчәлекләре турындагы нигезләмәне исәпкә алып, «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» законның 14нче маддәсендәге 3нче өлешендә күрсәтелгән шартлар булганда башкарыла.

Нигезләмәнең 5нче пункты нигезендә, заказчы таләбе буенча шартнамә өзелгән очракта, туроператор заказ бирүчегә үзе тарафыннан туристлык продукты өчен түләнгән акчаны 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кире кайтара.

65 яшькә җиткән, яисә авыр тор мыш хәлендә булган заказчыларның (инвалидлык, вакытлыча эшкә сәләтсезлек, заказчының эшсез граждан сыйфатында теркәлүе) таләпләре искәрмә булып тора. Бу очракларда акча таләп ителгән   Турпомощьwww.tourpom.ru датадан алып 90 календарь көн эчендә, әмма 2021 елның 31 декабреннән соңга калмыйча түләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев