Тулай торакта фаҗига
Яшел Үзән шәһәренең Татарстан урамындагы тулай торакта яшәүчеләр беръюлы ике мәеткә тап булып шок хәлендә калган.
Үлүчеләрнең берсенә 64 яшь булса, икенчесе - элек хөкемдә булган 35 яшьлек хатын-кыз. Икесе дә шушы тулай торакта яшәүчеләр, икесенең дә тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр табылган. Хокук сакчылары тикшерә башлагач үтерүченең дә шушы ук тулай торакта яшәүче элек хөкемдә булган 41 яшьлек ир булуын ачыклаган. Бу гамәлгә ирне нәрсә этәргән, анысын тикшерү ачыкламый калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев