Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туксан дүртендә дә сафта

Менә тагын матур язлар һәм аның белән бергә илнең төп бәйрәме – Җиңү көне дә җитте. Без – Яшел Үзән муниципаль районы ветераннар советының юкка чыгарылган предприятиеләр һәм күченеп кайткан ветеран пенсионерлар советы активистлары җирле фронтовик Ибраһим Вәлиев янында булдык.

Безнең советта 200гә якын кеше исәпләнә. Еллар уза тора һәм Бөек Ватан сугышында булган, тылда фронт өчен хезмәт куйган ветераннар һәм хәтта, сугыш балаларының да саны кими бара. Хәзер сугышта катнашучыларның 11 кешедән 1се генә исән, бер Социалистик хезмәт герое, 10 тол калучы һәм тыл хезмәтчәне бар.

Сафлары кимегән саен без алар турында күбрәк сөйләргә, язарга һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш дип, күп тапкыр әйттек инде.
Ибраһим Шәрәхтин улына хәзер 94 яшь. Ул 1927 елда туган, аңа 13 яшь тулгач, 1940 елда гаиләсе белән Сахалиннан Татарстанга күченеп кайтканнар. Яшьтән үк авыр крестьян эшенә күнеккән авыл малае пекарняда эшләгән. Хәрби хезмәткә Ибраһим аганы 1945 елның июлендә алалар, ул вакытта СССР Германия союздашы – Япониягә каршы сугыш игълан итә.

Яшь солдат бишенче укчы бригадасы составында зенит артиллериясе дальномерщигы булып хезмәт итә. Көньяк Сахалин өчен сугышларда катнаша. Ибраһим ага «Японияне җиңгән өчен» медале, Ватан сугышы һәм «Кызыл йолдыз» орденнары, «1941-1945 еллар фронтовигы» билгеләре һәм күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Яшел Үзәндә ветеран 1978 елдан бирле яши. Ибраһим абыйның йорты каралган, чиста, янына дуслары, күршеләре, туганнары һәм без – ветераннар советы активистлары килеп йөрибез.

Ибраһим Шәрәхтинович күрше ләре Факия һәм Равил Бикчәнтәевлар белән дә дус-тату яши. Аны алар еш кына мунча керергә чакыра. Ишегалдында да тәртип һәм чисталык хакимлек итә – анысы шул күршеләре эше. Ветеран аларга ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле.
Ә без – советның яшьрәк әгъза лары, Ибраһим аганың тормыш сөючәнлегеннән үрнәк алабыз һәм аны үзебезчә «Япончик» дип йөртәбез, аның белән һәр аралашуны бәялибез. Яше туксаннан узган булуга карамастан, юмор хисен һәм оптимизмын югалтмый әле ул.

Ринат Шәрипов,
Яшел Үзән муниципаль районы ветераннар советының юкка чыгарылган предприятиеләр һәм күченеп кайткан ветеран пенсионерлар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев