Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Туган йортның җылы учагы"

17 январь көнне Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Туган йортның җылы учагы" дигән бик күңелле һәм мәгънәле гаилә бәйрәме узды.

Бу чарада 5 Б сыйныфы укучылары һәм әниләре белән берлектә “Ак калфак” хатын- кызлар иҗтимагый оешмасы , Норлат авылы ветераннар советы агъзалары да катнашты. 
 Сыйныф җитәкчесе Минһаҗева Гөлнара Әнәс кызы бу класстантыш тәрбия сәгатен гаиләдә буш вакытны мәгънәле итеп оештыруга, төрле буын вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәи яхшыртуга багышлады. 
Балалар, әниләр, өлкәннәр командалары уен формасында гаиләдәге вазифаларны билгеләделәр, үзләренең төрле сәләтләрен күрсәттеләр. 
Катнашучыларның кул эшләреннән торган күргәзмә дә бик бай итеп оештырылган иде. Анда матур итеп чиккән, теккән, бәйләгән, агачтан, саламнан ясалган экспонатлар урнаштырылган. 
 Өлкәннәр балалар белән үзләренең гаилә тәрбиясе буенча булган бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар: буш вакытта ничек итеп бергәләп китап укуны, спорт, туризм, кул эшләре, татар халык фольклорын өйрәнүне, өй театрын оештыру турында сәйләделәр. 
 Талантлы әбиләребез һәм бабайларыбыз матур итеп җырладылар, биеделәр, гармунда уйнадылар, Г. Тукай әкиятләреннән өзекләр күрсәттеләр, үзләре иҗат иткән шигырьләрен башкардылар, балалар белән викториналар уйнадылар, халык уеннарына өйрәттеләр. 
 Балаларның әниләре дә үзләренең төрле сәләтләрен күрсәттеләр. Алардан бик күп әйберләргә өйрәнеп була икән. 
Бу бәйрәмгә укучылар үзләре гаиләләренең шәҗәрәләрен төзеп килгәннәр иде. Бу бик зур, изге эш. Һәркем үзенең гаиләсенең тарихын яхшы белергә тиеш. 
Иң җылы, иң якты туган йорт җылысы ул, әти- әниле, әби- бабайлы чакта була торгандыр! Өлкәннәрдән укучыларга бик матур тәрбия дәресе дә булды. 

Бик зур рәхмәт бу бик кирәкле һәм файдалы чараны оештыручыларга.

 

 

 

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев