Туган көнең белән, Алия Рафаэлевна!
Хөрмәтле хезмәттәшебез, Алия!
Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, тормыш иптәшеңнең мәхәббәтен, кызларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Җылы язлар килгән чакта
Йөрәккә сөю дәшә,
Син дә шулай гомер буе
Сөеп, сөелеп яшә!
Кояш кешеләр йөзенә
Елмаю булып куна.
Син дә яшә бу дөньяда
Бәхетле булып кына.
Хөрмәт белән «Яшел Үзән» коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев