Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган авылым Күгәйне сайлар идем

Авыл... Еракта калган балачак белән бергә, шушы авылның күңелгә сеңеп калган иң кызык, күңелле чакларын тасвирлап, күпләрнең яшьлекләре, кемнеңдер балачагы искә төшәр.

Моның кермәгән тишеге, бармаган җире калмаган икән димәгез, һәммәбезнең дә хәтер сандыгында беркайчан да онытылмый торган хатирәләр бар ул.
Урта урамда яшәгәнгә, авылның бөтен тормышы безнең күз алдында дияр идем, чөнки кибет, почта, клубка турыдан йөри торган бердәнбер урам – безнеке.

Минем хәтердә калганы: иртә белән сәгать 4тә әни эшкә киткәнче өйдәге терлекләрне караудан башлану, тәрәзәгә төбәлсәм, бер минуты да үзгәрми, көн саен берүк картина. Авылга җан керә башлауның беренче билгеләре – урамны тутырып фермага юл алучы сыер, бозау фермасында эшләүчеләр иде. Беренчеләрдән булып, Мәрзия әнием, Кафия Шәйхенурова, Надидә Габделхаева, Тәскирә Хәйруллина, Хәлимә Хәлиуллина, Тавилә Гыйрфанова, Наилә Сафиуллина, Фәимә Мөхәммәтшина, Рәисә Шагиева, Нина Сәлахиева, Нәфирә Гафарова, Асия Сабирҗанова һәм башкалар кузгалырлар иде. Алардан соң, сәгать 8 тулганда гына, әле өлгерербез, эш бүре тугел, урманга качмас, дигән девиз астында Равил әтием, Мансур Гафаров, Искәндәр һәм Илдар Хәйруллиннар, Гыйззәтуллин Кәримҗан абыйлар әкрен генә парк капкасына юнәлә. 8 тулып 15 минутлар узгач, Галим Ногъманов, Рәшит Сабирҗанов, Гарифҗан Сабитов, Гумәр Мифтахетдинов, Әгьзәм Мөхәммәдиев, Газиз Сираҗиев бригадка юл тота. Алардан соң, бригадта эшләүче хатын-кызлар Урта урамны тутырып, уйнап-көлеп эшкә төшә иде.

Шушының белән көндезге төшке ашка кайтканчы Урта урам тынып тора. Кибеткә, Норлат пекарнясыннан ат арбасына ипи төяп, Кәрим абый Зәйнуллин кайтып төшкәндә, өйдә калган пенсионерлар белән балалар ипигә дип, кибет буена җыелып, ул кайтканны көтеп, үзенә күрә кызык тамаша булып, бөтен авыл яңалыкларын тыңлап, түкми-чәчми өйгә алып кайту, шушында утырган бала-чаганың изге бурычы иде.

Миңа Әлфия апа Бәширова янында утыру эләксә, ул иң кызык көн була, чөнки Әлфия апа бик матур жырлый иде. Кәрим абый күзгә күренү белән, бөтен урамга ишетелерлек итеп, күзләрен әз генә кыса төшеп: «Трррр, ипи кайтты, әпи – 16, күмәч – 22 тиен», – дия торган иде. Ул бәясен нишләп көн саен кабатлагандыр инде, чөнки ул вакытта бәя үзгәрү дигән нәрсә бөтенләй юк иде. Монда чиратның ахыры урамга кадәр булып, капчык белән ипи ташыган кешеләргә чиратсыз жибәргәнгә, үз инициативасы белән ипи ташучылар күп була. Аларның беркайчан да алыштыргысызы – күршем Хәбибулла булыр иде. Гаиләдә ничә кеше булуына карамастан, бер кулга 2 буханка гына тиеш, артыгы ярамый, ул 8-10 балалы гаиләләр нихәл җиткергәннәрдер ул чакны? Арьяк урамында яшәүче 11 балалы Нигъмәтҗановлар, Морзадан Жәләлиевлар... Шапикамалтәй, шул балаларга җитмәгәнгә, көн саен Норлат пекарнясына йөргәндер инде.

Көз җиткәч, бердәнбер авыл кибетенең арткы ягында, пыяла шешә кабул итү операциясе башланып, һәр хуҗалыктан мәҗбүри рәвештә бәрәңге дә җыялар иде. Шешәләрне 20 тиеннән сатучы Мәгьфирүз апа кебек оста кабул итүче булмагандыр, чөнки китек авызлы шешә кабул ителми, (анысына керосин тутырып куя идек.
 

(Язманы тулысынча газетабызның 61нче санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев