Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган авылым

Үз авылыңның исемен әйтүгә бер мизгел эчендә күз алдыңа бик күп нәрсә килеп баса: балачакта яшел чирәмдә каз бәбкәләрен саклау дисеңме, мәктәпкә укырга барганда малайлар, кызлар белән көлешә-көлешә тар сукмактан атлау дисеңме, кырда печән чабулар, урманга җиләк җыярга барулар...

 Һичшиксез, авылда үскән һәр кеше, бу вакытларны яратып искә ала. Алай гынамы әле, кайберәүләр күз яшьләре белән.
рнең, язучыларның, зур җитәкче урында эшләүчеләрнең бөтенесе диярлек авылда үскән, авыл малайлары-кызлары дисәк тә була. Моның сәбәбе дә бик җиңел аңлатыла: авылда кеше балачактан ук авыр хезмәт тәрбиясе алып, физик яктан чыныгып, авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп үсә. Шуңа күрә алар җаваплы җитәкче урыннарда эшли. Ә шагыйрьләр турында инде әйтәсе дә юк: урманнарга, болыннарга барып, андагы чәчәкләрне күрмәгән, кошларның сайравын ишетмәгән кеше үзенә кайдан илһам алсын?!
Мин чит җирләрдә, төрле шәһәрләрдә күп йөрдем. Кая гына барсам да, ни эшләсәм дә, һаман туган авылымны сагынам, хәтта төшләрдә күрәм.
Ә кайчандыр, мәктәпне тизрәк тәмамлап читкә китәсе, поездларга утырып төрле шәһәрләр күрәсе, самолетларда очасы килә иде. Чынлап та, авылда ни бар?! Пароходлар да, трамвайлар да юк. Ә инде Уфадан, Ташкенттан кунакка кайткан якташларыбызны, без авыл малайлары, бөтен дөньябыз ны онытып тыңлап торабыз. 
Еллар үтте. Без канатлары ныгып җиткән кош балалары кебек төрле якларга «очып» киттек. Матур җирләр күп. Дөнья матур, дөнья киң. Бакуда да, Ереванда да, Тбилисида да булдым. Монда кешеләр дә икенче, табигать тә. Әмма елдан-ел үз ягыбыз, үз авылыбыз искә төшә, сагындыра. Менә инде дөньяга чыгып, күзебез ачылгач кына, без, бик күптән бала чагында ишеткән сүзләрнең тирән мәгънәсенә төшенә башлыйбыз. Кем белми инде: «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил», – дигән сүзләрне. 
Сагындым, бик сагындым туган авылымны! Юллар ябык булмаса да, һаман кайтырга җай чыкмый. Сагынуым шулкадәр көчле ки, кайвакыт йолдызларга карап, яшь чактагы хәтирәләр бер-бер артлы күз алдыннан үтә.
Безнең йортыбыз клуб урамында, ерак та түгел, берничә өй аркылы гына. Клуб стенасына белдерү элеп куйганнар. Бөтен авыл шау килә. Бер атнадан Казан артистлары киләчәк. Спектакль була. Ә спектакльнең дә ниндие генә әле: Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» дигәне. Спектакль шимбә көне булганлыктан, шәһәрләрдән егетләр, кызлар, авылдашларыбыз кайтып тула. Әле алар арасында кунак кызлары, егетләре дә аз түгел. Клуб кечкенә булмаса да, билетлар тиз сатылып бетә. Шактый гына кешегә җитми дә кала әле.
Артистларны төрле йортларга урнаштыралар. Ул йортлар клубтан ерак булмаса - яхшырак. Җитәкчеләр, клуб мөдире йорт хуҗалары белән алдан ук сөйләшеп куя. Аларга анда тавык (безнең авылда колхозның тавык фермасы бар иде), бал һәм башка вак-төяк ләр бирәләр. Йорт хуҗаларының тәртипле булуы да, тәмле ризык пешерә белүе дә исәпкә алына. Әле кайчакта артистлар үзләре белән тәмле чәй, конфет та алып килә, тагын да күңеллерәк булсын дип. Безгә дә гел кертәләр иде артистларны. Безнең әни тәмле пешерә дә, ягымлы сөйләшә дә белә. Динебезгә җаны-тәне белән бирелгән кеше иде инде ул.
Габбаз Зиннәтуллин

Яшел Үзән

Дәвамы газетабызны киләсе чәршәмбе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев