Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туберкулез коронавирустан куркынычрак

Ел саен дөньяда туберкулездан 1,5 миллион кешенең гомере өзелә. Шул ук вакытта пандемия башланганнан бирле 2 миллионга якын кеше коронавирустан үлгән.

Ел саен дистәләрчә миллион ке ше туберкулез белән зарарлана, микобактерияләренең антибиотиклар га каршы торучанлыгы арта һәм аны дәвалау катлаулана бара. Коронавирус Кытайдан килсә, антибиотик ларга бирешми торган туберкулез микобактерияләре Африкадан. Һәм бу проблема белән 80нән артык ил очрашкан инде. Аның турында без медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы Валерия Феоктистова белән сөйләшәбез:
– Валерия Владимировна, антибиотикларга бирешмәүче туберкулез турында ни әйтерсез?
– Бер ел элек кенә туберкулезның яңа штаммы барлыкка килде, ул чынлыкта да антибиотикларга бирешми. Аның Африкадан килүе һәм дистәләгән илне зарарлавы билгеле. Гомумән, ул коронавирустан куркынычрак.
Без туберкулезны чәчәк һәм чума кебек үткән заманда калган авыру дип уйларга күнеккән. 18-19нчы гасырларда аңардан үлүчеләр бихисап булса, хәзер ул юк һәм безгә куркыныч янамый дип бик нык ялгышабыз.
Туберкулез глобаль куркыныч тудыра. Кешеләрнең өчтән бер өлеше бу авыруның латент (яшерен) формасына ия. Ягъни, туберкулез таякчыкларын йөртә. Ел саен 9-10 миллионга якын кеше авырый. Яшен тизлегендә тарала торган башка чирне атавы кыен. Һәм хәзер туберкулезның ныклап баш калкытуы күренә.
– Туберкулез ул нинди авыру һәм ничек тарала?
– Туберкулез бик йогышлы һәм мәкерле авыру. Без авыру белән элемтәгә керү-кермәвебезне беркайчан да белмибез. Бигрәк тә өстәмә риск факторлары – алкоголь кулланасыз яки тәмәке тартасыз икән, сезнең туберкулезга тиз бирешүегез бар.
Хәвефнең тагын бер исбатланган факторы – D витаминының түбән дәрәҗәсе (балачакта безгә юкка гына балык мае бирмәгәннәр). Шуңа да инде сөт ашамлыклары ясалма рәвештә D витамины белән баетыла.
Шулай ук туберкулез, мәсәлән, шикәр диабеты кебек системалы авыручыларда сизгерлек арта. Туберкулездан прививка – БЦЖ вакцинасы, гадәттә бала табу йортында ясала. Тик ул, кызганычка, гомерлек түгел. Ул авыру куркынычын киметә, әмма акрынлап, еллар узу белән, аның тәэсире кими.
– Авыру белән турыдан-туры контактка кергәндә нинди анализлар тапшырырга була?
– Туберкулез белән авыручылар белән турыдан-туры элемтәдә булганда, какрык анализын тапшырырга кирәк. Әгәр туберкулез бактерияләре юк икән, Манту яки башка тестны сынап карау зарур. Бу яшерен форма кискенләшмәсен өчен кирәк .
Авыруны ачыклау өчен беренче адым булып Манту тест-реакциясе тора. Яшерен инфекцияне бу проба гына түгел, махсус кан анализы аша да ачыкларга мөмкин: IGRA-тест.
Манту уңай нәтиҗә күрсәткәндә пациентларга рентген ясыйлар, үзгә решләр табыла икән, бронхоскопия яки компьютер томографиясе үткәрелә.
50 яшьтән соң туберкулез башка авыруларга охшаш симптомнар бирергә мөмкин, мәсәлән: озакка сузылган обс труктив үпкә (ютәл, тын кысылу), онкология (авырлыкны югалту, хәлсезлек, анемия), йөрәк-кан тамырлары авырулары.
Туберкулез микобактерияләре башка органнарга да тарала ала. Баш һәм бил авырту, күңел болгану, косу, диарея – болар барысы да туберкулезның башка төре чагылышы булырга мөмкин.
Әлеге чир никадәр иртәрәк ачык ланса, аны шуның кадәр тизрәк дәвалап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев