Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Цифрлы эфирга күчү көне кул сузымында гына

– Телевизорның «сан»ны күрсәтәчәген яки ул форматны тотмавын ничек белергә?

– Теле-экраннарыгызда «А» хәрефе барлыгын тикшерегез. Әлеге хәреф 10 аналоглы телеканалларның логотиплары янында була. Әгәр дә экранда «А» хәрефе юк икән, сез инде «сан»ны эфирда кабельдә яки спутник аша карыйсыз. Сезнең бернәрсә дә сүндерелмәячәк һәм приставка да сатып алмагыз. Әгәр дә «А» хәрефен күрәсез икән, «сан» ягына күчәргә кирәк. Моның өчен махсус белем һәм осталык иясе булмасаң да ярый. 

Яңа стандарт сигналын кабул итү өчен түбәндәгеләр шарт:
1. Сезнең торак пунктта санлы эфир трансляциясенең булуы (моны «карта.ртрс.рф» сайтында тикшерергә мөмкин);
2. DVB-T2 стандартлы һәм дециметрлы диапазон антенналы телевизорның булуы. Әгәр дә андый җайланма юк икән, аны сатып алырга кирәк (телевизорны алыштырганчы, тиешле характеристикалы приставка гына алырга мөмкин);
3. Санлы эфир телевидениесен кабул итүгә көйләү өчен, телеканалларны автомат эзләүгә кую да җитә. Шулай ук, телеканалларны кулдан да көйләргә була. Моның өчен телевизион каналның ешлыгын яки номерын кертергә кирәк. Аны «карта.ртрс.рф» сайтында яки РТРСның рәсми сайтындагы «Строительство сети цифрового ТВ» бүлегендә белергә мөмкин.

– Үземнең тәгаен санлы эфир теле-тапшыруларын каравымны ничек белергә?

–Бер гади генә ысул бар: әгәр дә сез «Карусель» каналын күрәсез икән, сез тәгаен «сан»да. бу телеканал аналоглы форматта трансляцияләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев