Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төштә - юллама, чынбарлыкта - чиләк

“Яшел Үзән”не нәшер ителә башлауның беренче көннәреннән үк яздыруына карамастан, Күгәйдә яшәүче тугры укучыбыз Фарсат Әхмәдуллинның бүләк отуы беренче тапкыр гына икән әле.

-Төш күрдем, имеш редакциядән юллама отканмын икән. Моңа кадәр квитанцияләр юллаганым булса да, бәхет елмайганы юк иде әле, чиләк авыл җирендә иң кирәкле әйбер, шуңа да зур рәхмәт сезгә, - ди  ул шатланып.

Фарсат Әхмәдуллин районыбызда иң күп газета-журнал алдыручы абунәчеләрнең берсе дә әле. Хуҗалыгында мең төрле мәшәкате, 20гә якын мөгезле эре терлеге, кош-корты булса да, матбугаттан башка яши алмый. Иң беренчеләрдән булып, район газетасын укый.  Бүләк алырга туганы Эльвира белән килгән иде. Гел шулай бердәм булыйк, озак еллар безнең белән булганыгыз өчен ихластан рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев