Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәрәзәсен каралткан өчен төрмәгә

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре тәрәзәләренә тонировка ясаткан автомобильләрне ачыклау буенча рейд үткәрделәр.

Билгеле булганча, автога тонировка ясау күптән канун буенча тыелган гамәл, әмма кайбер гражданнар моны үтәүдән баш тарта. Һәм полиция хезмәткәрләре кулларына эләгәләр. Чираттагы рейд барышында, полицейскийлар "КИА Сорренто" автомобилен туктата. Тикшерү күрсәткәнчә, пыяланың яктылык үткәрү нормасы җитмеш проценттан да азрак булырга тиеш түгел, ә биредә машинаның тәрәзәләре баштан аяк тонировкаланган, хәтта, кояш та үткәрми. 
Җитмәсә, нәкь шул ук хокук бозу буенча бу граждан административ җаваплылыкка тартылган икән инде. Моны игътибарга алып, хокук бозучы кулга алына һәм рәшәткә артына җибәрелә. Суд егеткә өч тәүлек административ арест билгели. Полиция хезмәткәрләре, эшне төрмәгә җиткермәү яхшырак, ә мөстәкыйль рәвештә тонировка пленкасын салдырып, законны үтәп йөрү хәерлерәк, дип кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев