Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәртип ишек төбеннән башлана

Шәһәр Советының соңгы сессиясенең көн тәртибенә «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә куелган иде.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин белдерүенчә, бу мәсьәлә сессиягә куелганчы комиссия утырышларында каралган һәм бөтен процедуралар үтәлгән. Нәтиҗәдә бу кагыйдәнең кайбер пунктларына үзгәрешләр кертелгән. Әйтик, юлларны кардан, боздан, чүп-чардан чистарту буенча махсус техника эшләгәндә автомототранспорт чаралары комачауламаска тиеш. Бу мәсьәлә бигрәк тә кар күп яуган вакытларда бик актуаль.

Хәзер шушы карарга ярашлы рәвештә муниципаль берәмлектә транспорт чарасы кулланып территорияне төзекләндерүгз бәйле административ хокук бозу очраклары автомат реңимда эшләүче махсус техник чарасы кулланып теркәлсә, ул вакытта административ хокук бозу очрагы турында эш мөлкәт хуҗасыннан башка да кузгатыла алачак.

- Төзекләндерүгә төкереп карыйбыз, - диде муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Александр Тыгин. Депутатлардан да үз округларында буюнәлештә эш алып баруларын сорар идем. Бигрәк тә кече бизнес субъектларына бу нык кагыла. Алар үзләренең билгеләнгән территорияләрендә тәртип булдырсыннар һәм чисталык безнең культураның бер өлешенә әйләнсен иде.

Әлфия Зыякаева

Тулырак - газетаның 60нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев