Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәрҗемәсе юк бу сүзнең, һәр тел өчен бары – Сабантуй

Сабантуй татар халкының кунакчыллыгын, мул тормышта яшәвебезне, милләтләр арасындагы дуслыкны гәүдәләндерүче, электән килгән гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне саклаучы иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы борынгы бәйрәм.

Быел Зеленодольск шәһәренең 90 еллыгын билгеләгәндә ул аеруча югары дәрәҗәдә оештырылды. Моны катнашучылар саны да раслый. Иң масштаблы бәйрәмгә якынча 38 мең кеше килгән иде. Кунакларны, ә алар арасында Хәрби-Диңгез Флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар бар иде, икмәк, чәк-чәк, җыр-моң белән каршы алдылар. Хәрби-Диңгез Флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин күзен бәйләп чүлмәк ватты. Ул таякны шуның кадәр оста итеп селкеде ки, каршысында телефон, фотоаппарат белән камерага төшереп торган коллегаларыма чак кына тими калды. Алга таба «Туган авылым» өендә Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы хезмәткәрләре кунак ларны Олы Ачасыр болыннарында үскән хуш исле үләннәрдән әзерләнгән чәй белән сыйлады. Өске мәйданда нинди генә күргәзмәләр, сәүдә рәтләре оештырылмаган иде, үзеңне күп кенә һөнәрләрдә сынап карарга булды. Бала-чага, өлкәннәргә дә ял итү мөмкинлеге зур иде. Аннан Сабантуйга килүчеләр яңа «Каенлык» паркының уңайлы, матур һәм чәчәкләргә күмелеп утыруын да күрми калмагандыр.
(Язманы тулысы белән газетабызның 42нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев