Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төрек курортларында чик ачылганнан соң коронавирус белән зарарланучылар саны кискен арткан

Туристлар сүзләренчә, хәзер ял бөтенләй башкача: аларга даими рәвештә температураны үлчиләр, швед өстәленә якын килүне тыялар һәм кондиционерлар сүндерелә. Моннан тыш, Төркиядә ял үткәрергә карар кылган кешеләргә, шулай ук, аниматорлар, дискотекалар һәм SPA турында онытырга туры киләчәк.

Төркиядә таҗлы инфекция йоктыру саны, башка илләр белән чикләр ачылганнан соң, кинәт арткан. Бу хакта Twitter да Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фахреттин Коджа хәбәр иткән.

"Без соңгы вакыт эчендә беренче тапкыр йоктыру санының җитди артуын күрәбез", - дип язды ул һәм, инфекциялеләр санының алга таба үсешен чикләү өчен, Төркия бөтен көчен куячак, дип ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев