Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәрбиягә бала алган гаиләләр ТР Дәүләт Советы депутатыннан бүләк алачак

Балаларны яклау көне уңаеннан, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов инициативасы белән, Яшел Үзән районында тәрбиягә бала алган барлык гаиләләргә бүләкләр әзерләнгән: азык-төлек җыелмасы һәм өстәл уены.

Беренче бүләкне“Ак Барс” судно төзү корпорациясе” АҖ генераль директорының хокук мәсьәләләре һәм персонал белән идарә итү буенча урынбасары Ленар Хуҗиәхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Лилия Хәлилова һәм ТР ЯҮМР башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Анна Шустрова Успенка авылында яшәүче Рахмановлар гаиләсенә тапшырды.

-Безгә һәм балаларга мондый игътибар бик күңелле, бигрәк тә бу бәйрәм көнендә. Бүген үк гаиләбез белән өстәл уены артында бәйрәм кичен үткәрәбез, - ди Лола Рахманова рәхмәтен җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев