Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәрбия нигезе – иман

Вакыт-вакыт берәр чара, бәйрәм уздырып, дер селкетеп алмасалар, Бакырчы буламыни соң инде ул?! Шунысы да мактауга лаеклы Бакырчы халкы үз казанында үзе генә кайнамыйча, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә җәлеп итә белә.

Коръән укучылар бәйгесе биредә бишенче тапкыр үткәрелде, бу үзенә күрә бер кечкенә юбилей. Һәм районның бер генә авылында да мондый колачлы дини бәйгене оештырганнары юктыр әле, мөгаен. Чын мәгънәсендә зур бәйрәм иде бу. Бакырчының «Суфия» мәчетенә Яшел Үзәннән, Норлат, Татар Танае, Күгәй, Олы Ачасыр, Айдар, Юынчы авылларыннан балалар, шәһәребез мәдрәсәсендә эшләп килүче «Гөлбакча» балалар бакчасыннан бәләкәчләр, тирә-як авыллардан абый-апалар килгән иде.
Бәйгене башлап җибәргәнче районның имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Бакырчы мәдрәсәсендә дини белем,тәрбия  бирүдә зур эш башкаручы, авылның имамы Әнәс Закировка һәм Рәшидә Закировага, Хәлимә Исмәгыйлевага рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшыр­ды. Шулай ук әлеге зур бәйгене уздыруда матди яктан ярдәм күрсәткән һәм инде барлык эштә актив катнашкан авылдашларга, мәктәп, балалар бакчасы коллективына рәхмәт сүзләре яңгырады. Авылының киләчәге өчен, өметле, динле балаларыбыз үссен дип тырышып, җан атып йөрүчеләр булганда гына, мондый бәйгеләр оештыру мөмкиндер ул. Һәм бу юлы да бакырчылылар сынатмады, бердәмлекләренең нык булуын кабат исбатлады.
Коръән укучылар бәйгесендә 4тән 18 яшькәчә 60лап бала катнашты. Алар иң әүвәл имтихан билетларында язылган өч сорауга җавап бирде, аннан догалар укуда сәләтләрен күрсәтте. Жюри әгъзалары сүзләрнең, авазларның дөрес әйтелешенә, интонациягә дә игътибар итте. Беренче булып сүз иң яшь катнашучылар – «Гөлбакча» сабыйларына бирелде. Сокландыргыч чыгышларына бары афәрин диясе генә килә. Аннан районыбыз мәчетләреннән килгән шәкертләр сүз алды. Зур хезмәт, оешканлык күзгә ташлана. Барысы да әдәплеләр, тыйнаклар. Катнашучылар саны бик күп булса да, шау-шу, йөгерү юк. Менә ул диннең тәрбиясе – әдәп! Өйлә намазында да шушы шәкертләр катнашты, ә аннан соң иң көтеп алынган минутлар – урыннар бирелде. Әлбәттә, бәйгедә катнашкан һәр бала үзенә күрә бер җиңүче, аеруча зур сүрәләр өйрәнгән малай-кызларны шаккатып, гаҗәпләнеп тыңладык. 20 катнашучы җиңүче итеп билгеләнде һәм аларга кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Ә бәйгедә белемен күрсәткән һәркемгә тәм-томнар салынган күчтәнәчләр таратылды, берәү дә үпкәләп, буш кул белән кайтып китмәде. Алай гына да түгел, нигъмәтләр белән сыгылып торган өстәл дә әзерләнгән иде. Чәй табыны артында Габделхәмит хәзрәт вәгазен йотлыгып тыңладык.

Язманы тулысы белән газетаның җомга саныннан укый аласыз (№28).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бакырчылар, бигрэк молодец кешелэр сез.Сезнен тормышны кургэч шатлыктан кузгэ яшь килэ.Икенче бер дэньяда яшисез сез.Имам Энэскэ рэхмэтлэр яусын.Эшлэрегез хэерле булсын.

    Теги: Мәчет Яшел Узэн районы Бакырчы авылы бәйге Коръән иман йорты