Башкортстанның Иглин районында ике йөк машинасы бәрелешкән, ике кеше һәлак булган.
Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама балән «Башинформ» хәбәр итте.
М-5 юлының 1535 километрында бәрелешкәч, машиналарга ут капкан. Әлеге урында юлны япканнар. Аны Майский — Олы Теләк — Урман — Ауструм аша урап узарга кирәк.
Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты
Нет комментариев