Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Транспорт чарасын йөртү таныклыгының срогы озайтыла

– Транспорт чарасын йөртү таныклыгының срогы чыкса да, аны алмаштыру вакыты озайтылырга мөмкин диләр. Бу дөресме?

– Әгәр Россия йөртү таныклыгының срогы 2025 елның 31 декабренә кадәр тәмамланса, аның гамәлдә булу вакыты 3 елга озайтыла. Бу РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 23 декабрендәге 2269нчы карары нигезендә эшләнә.
– Озайтуны сорап ЮХИДИ­гә мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
– Юк, хокук таныклыгының срогы автомат рәвештә озайтыла. Яңаны алу яки булганына үзгәрешләр кертү кирәк түгел.
– Теләгән очракта, яңа таныклык алырга буламы?
– Әйе, аны гадәти тәртиптә алырга мөмкин.
– Таныклыкны нинди очракларда алыштырырга кирәк?
– Транспорт чарасын йөртүченең шәхси мәгълүматлары үзгәргәндә, яисә таныклык яраксыз хәлгә килгәндә һәм аннан мәгълүматны билгеләү мөмкин булмаганда.

Шулай ук, таныклык югалган яки урланган, машина хуҗасының сәламәтлеге үзгәргән һәм транспорт белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр барлыкка килгән, яисә таныклык ялган документлар нигезендә, яисә кагыйдәләрне бозып бирелгән очракта алыштырырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев