Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Транснефть - Прикамье" АҖ РФ Энергетика министрлыгының иң яхшы социаль юнәлешле компаниягә конкурс дипломнары белән билгеләнде

«Транснефть - Прикамье» АҖ 2020 елда нефть-газ тармагының иң яхшы социаль юнәлешле компаниясенә «Хезмәт базарын үстерү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» номинациясендә «Кадрлар потенциалын куллану» юнәлеше буенча конкурста җиңүче булды.

Шулай ук җәмгыять “Оешма ихтыяҗларына туры китереп урта һөнәри белем бирү чыгарылыш укучыларының һөнәри җайлашуы” иң яхшы проекты Удмуртия РНУ үрнәгендә остазлык системасын оештыру өчен диплом белән билгеләнде һәм. Конкурс РФ Энергетика министрлыгы тарафыннан 2017 елдан башлап актив социаль сәясәт уздыручы, хезмәткәрләрнең хезмәт һәм тормыш шартларын яхшыртуга ярдәм итә торган социаль бурычларны нәтиҗәле хәл итүче оешмаларның тәҗрибәсен ачыклау, өйрәнү һәм тарату максатыннан үткәрелә.

“Транснефть” системасы оешмалары 18 номинациядә җиңүче булды, 8 проект махсус бүләккә лаек булды, социаль сәясәтне актив уздырган өчен дипломнар 3 предприятиегә бирелде. «Транснефть» ГАҖ 2020 елда нефть-газ тармагының иң яхшы социаль юнәлешле оешмасы буларак төп призны яулады.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның октябрендә Санкт-Петербургның X Петербург халыкара газ форумы кысаларында узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев